Шəhри Чаллы

Чаллы укучылары акча эшли

Җәй айлары ул, нигездә, отпуск, күңелле яллар, чит илгә сәфәр чыгу, су коену һәм башка шуның кебек күңел ачуга корылган эш-гамәлләр белән тиңдәш кебек. Тик шул ук вакытта ул нәтиҗәле дә узарга тиештер. Күпләр өчен җәй, киресенчә, акча эшләп калу чоры, гаиләгә өстәмә керем кертү мөмкинлеге.

Шул исәптән, җәйге каникулдагы укучылар өчен дә. Бүгенге көндә Чаллы укучылары ялларын файдалы итеп уздырамы? Аларга мондый мөмкинлекләр каралганмы?

Сүз 14тән алып 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр турында бара. Бүгенге көндә әлеге яшь аралыгына кергән Чаллы мәктәпләрен тәмамлаган укучылар саны 11055не тәшкил итә. Аларның яртысыннан артыгы - 6342 укучы җәйләрен ял итеп кенә түгел, ә эшләп тә уздырырга планлаштырган булган. Әмма җәй дәвамында аларның 30 проценты гына эш белән тәэмин ителәчәк. Шәһәр һәм республика казнасыннан мәктәп укучыларын эш белән тәэмин итү өчен барлыгы 6 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Ул нибары 2184 яшүсмергә хезмәт хакы түләү өчен генә җитә.

Ай башында ук инде укучыларның 28 проценты төрле оешмаларга урнашты. Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиевнең эшмәкәрләргә, шәһәр депутатларына укучыларны эшкә урнаштырырга ярдәм итәргә кушуы да берникадәр уңай нәтиҗә бирде. Ай дәвамында эшкә урнашучылар саны артты.

Узган ел белән чагыштырганда, быел хөкүмәттән укучыларны җәйге ялларда эш белән тәэмин итү өчен акча берникадәр күбрәк бүлеп бирелде. Исегезгә төшерәбез - узган ел бу максатларда барлыгы 5 миллион 870 мең сум акча сарыф ителгән иде. Барлыгы 2016 укучы җәйге ялларын ял итеп кенә түгел, ә акча эшләп, нәтиҗәле уздыра алды. Бу - жәйге ялларда эшләргә теләк белдергән укучыларның 27,5 процентын тәшкил итте (2015 елда әлеге күрәсткеч 3,5 тапкырга югарырак булган: 7342 укучы җәй ялларында акча эшли алган).

Шәһәр башлыгы ул чакта әлеге күрсәткечкә карата канәгатьсезлек белдергән иде. Эшләргә теләк белдерүчеләрнең, ким дигәндә, яртысы эш белән тәэмин ителергә тиеш, диде хаким.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: җәйге ялларда эшкә урнашырга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел кими. Уйлап кына карагыз: 1993-1995 елларда Чаллыда каникул чорларында 26000 укучы эш белән тәэмин ителгән булган. Чаллы Мәшгульлек үзәге житәкчесе Татьяна Быданова сүзләренә караганда, ул чорда бу максатлар өчен хөкүмәттән акча күбрәк бүленеп бирелгән, яшүсмерләр саны да күбрәк булган. Чөнки эшче көчләр җитенкерәмәгән, ә җитештерү күләме зур булган. Ә бүгенге көндә, завод-фабрикаларда, шәхси оешма-ширкәтләрдә, киресенчә, эш урыннарына берникадәр кытлык сизелә. Укучыларны эшкә алу түгел, булган эшчеләрен дә эштән кыскартырга торалар. Тагын бер сәбәп - укучыларны эшкә алу ул күпкә мәшәкатьлерәк. Ник дисәң, алар даими күзәтү астында булырга тиешләр. Әз генә имгәнделәрме - эш белән тәэмин итүчене тикшерү органнары үз күзәтүе астына ала.

Җәйге ялларда эшләргә теләк белдерүче укучылар саны кимүнең тагын бер сәбәбе - ихтыяҗларның үзгәрүендә дә булырга мөмкин. Яшүсмерләрнең 2000-3000 сумлык хезмәт хакына исе китми. Бүгенге көндә күбесенең хәтта кесәләрендәге телефоннары гына да берничә тапкыр кыйммәтрәк тора (арада 20-25 мең сумлык телефоннар белән йөрүчеләр дә бар). Җәй көне балаларын эшкә урнаштырып, гадәттә, ата-аналар үзләре йөри. Шул рәвешле аларны мөстәкыйльлеккә өйрәтәләр, гаилә казнасында да күпмедер исраф кими дигән сүз.

Укучылар эшкә берничә ысул белән урнаша: Яшьләрне эшкә урнаштыру үзәге яки Халык мәшгульлек үзәге аша.

Эшкә урнаштыру үзәге ярдәме белән җәй ахырына кадәр барлыгы 1205 укучы эшләр дип ниятләнелә. Аларның хезмәт хаклары - 2826 сумны тәшкил итә. Көненә ике сәгать эшлиләр, мәктәп яны биләмәсен җыештыралар, шәһәр урамнарын чистарталар.

Халык мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашканнар аена 7309 сумга кадәр хезмәт хакы ала. Укучылар "Чаллы Икмәге"ндә, "Чаллы Водоканалы"нда, "Камаз" заводында, "Кориб" предприятиесендә һәм шәһәрнең башка эшханәләрендә хезмәт куялар.

Россия Хезмәт кодексы буенча җәйге яллар вакытында 14316 яшьлек яшүсмерләрнең эш вакытлары көненә 5 сәгатьтән, атнасына 24 сәгатьтән артырга тиеш түгел. 16-18 яшьлекләр өчен эш вакыты чиге: көненә - 7, атнасына - 36 cәгать. 18 яше тулмаган укучыларга ял көннәрендә эшләргә ярамый, шулай ук аларны җир асты эшләрендә, сәламәтлекләренә зыян китерергә мөмкин булган авыр эшләрдә эшләтү тыела.

Эшлекле дүшәмбеләрнең берсендә шәһәр башлыгы җәйге эшләр хакында мондыйрак сүзләр җиткергән иде: "Без күпчелегебез әлеге практиканы уздык, каникул чорларында эшләдек, 6-7 сыйныфларда укыган вакытта ук гаиләгә билгеле бер күләмдә керем кертә идек. Җәйге эшләр яшүсмерне физик яктан ныгыта, хезмәт төркемендә җайлашырга, үз урыныңны табарга өйрәнергә ярдәм итә. Хәзердән үк яхшы эш күрсәтеп, берничә елдан яңадан шул эшкә инде билгеле бер күләмдә эш тәҗрибәсе белән кайту мөмкинлеге бар. Мәсәлән шул ук "КамАЗ", "Кориб" кебек зур предприятиеләргә", - дигән иде башлык.

Дөрестән дә, җәйге түләүле эш практикасын акча эшләү дип кенә түгел, ә тәҗрибә туплау, мөстәкыйльлек мәктәбе буларак та кабул итәргә кирәктер.

Фоат Шамилев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: