Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары ике тапкыр кайнар ризык ашарга тиеш!

Хуҗалык җитәкчеләрнең чираттагы киңәшмәсендә Чаллы мәктәпләрендә укучыларны ике тапкыр кайнар аш белән тукландыру мәсьәләсе каралды. Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев әйтүенчә, 5-11 сыйныф укучыларының 77%ы гына кайнар ризык ашый икән. Ә башлангыч сыйныф укучыларының 99,7%ы ике тапкыр кайнар ризык белән туклана.

Хәзерге укыту программалары мәктәпләрдә балаларның күбрәк вакыт булуын таләп итә. Шуңа күрә санитар таләпләр буенча алар көненә ике тапкыр кайнар аш ашарга тиешләр. Балаларыбызның сәламәтлеген саклау йөзеннән бу мәсьәләгә җитди карарга һәм ата-аналар арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк дип саный баш санитар табиб.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Чаллыда балаларны ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итү өчен барлык мөмкинлекләр булуын ассызыклады. "Балалар вакытында ашарга тиеш. Бүгенге көндә моның өчен бөтен нәрсә дә бар. Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу мәсьәләне тикшерергә кушты. Мин бу эштә шәһәр советы депутатларының да катнашуын сорар идем. Чаллыда мәктәп туклануы комбинаты уңышлы эшли. Бездә шулай ук оештыру һәм технологик мөмкинлекләр дә җитәрлек. 77% безнең өчен түгел", - диде ул.

Чаллыда балаларга "Мәктәп туклануы" җаваплылыгы чикләнгән оешмада җитештерелгән ризыкларны ашаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев