Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы “Укучының мәдәни көндәлеге” бәйгесендә җиңү яулады

2015-2016 нчы уку елында "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проектында иң актив катнашучылар булып, Яр Чаллы шәһәре һәм Чүпрәле муниципаль районы танылды. Кичә Казанның "Әкият" курчак театрында үзләренә рухи азык алу өчен мәдәни учреждениеләргә еш йөреп, проектның җиңүчеләре булган башлангыч сыйныф укучылары хөрмәтләнде.

Балалар һәм аларның әти-әниләре алдында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина, "Әкият" Татар дәүләт курчак театры директоры Роза Җаббарова чыгыш ясады.

Агымдагы уку елында "Укучының мәдәни көндәлеге" проектында 221 укучы җиңүче булган. 53 ата-ана "Иң культуралы ата-ана" номинациясендә җиңүгә лаек булган.

Бүгенге чара татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, кечкенә Апушның дөньяга килгән вакытын чагылдырган, аның бөек шәхес булачагы турындагы сүзләр әйтелгән күренеш белән ачылды. Аннары Тукай әсәре буенча "Кәҗә белән Сарык" һәм Андерсенның "Дюймовочка" әкиятләре бер үк вакытта төрле залда күрсәтелде.

Тантанада Римма Ратникова укучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, аларны җиңү белән котлады. Ул республика башлыгының бу акциягә зур теләктәшлек күрсәтүен әйтте. "Бу проектның әһәмияте зур, чөнки ул балаларга республиканың мәдәният учреждениеләренә йөрергә этәргеч бирә. Без балаларның акыллы булуын бик телибез, чөнки бераз үскәч, сез республиканы алга этәрүчеләр булачаксыз", - дип мөрәҗәгать итте Римма Ратникова. Ул Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыкларына шушы проектны гамәлгә ашырулары һәм ата-аналарга битараф булмавы өчен рәхмәтен белдерде.

Гүзәл Удачина билгеләп узганча, проектта 140 меңгә якын бала катнашкан, бу Татарстандагы барлык балаларның 20 процент өлешен тәшкил итә. Ул барлык балаларның мәдәният учреждениеләренә зур теләк белән йөргәннәре өчен, шулай ук проектны гамәлгә куйган Мәдәният министрлыгына рәхмәтен белдерде. "Минем Россиядә мондый проект турында ишеткәнем юк", - диде ул.

Гүзәл Шәрипова бу проектны гамәлгә ашыру эше өчен республиканың 120 меңнән артык мәдәният хезмәткәренең үз көчен куюын шәрехләде. Ул проектның җиңүчеләре өчен бүләккә китаплар һәм "Кырлай" паркында 5 аттракционына бушлай билетлар тапшырылуын белдерде. Бүген ул, проект кысаларында "Иң актив муниципаль район" номинациясендә җиңү яулаган Яр Чаллы шәһәре һәм Чүпрәле муниципаль районы администрацияләренең мәдәният идарәләре башлыкларын бүләкләп үтте.

Роза Җаббарова укучыларга мөрәҗәгать итеп, иң яхшы театрларның Казанда булуын билгеләп узды, аларның үсешенә республика Хөкүмәтенең зур өлеш кертүен ассызыклады. "Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә... Без барлык тамашачыларыбызны акны карадан, яхшылыкны яманнан аерырга өйрәтергә тырышабыз", - дип белдерде театр директоры. Ул театр репертуарында 40 лап спектакль булуын әйтте.

Проект, гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, үзенең югары ихтыяҗлылыгын күрсәтә. Башлангыч мәктәптә укучылар барысы да китапханәләргә язылган, һәр укучы агымдагы уку елында уртача 5 мәртәбә китапханәгә барган. Республика музейларына 61 меңнән артык кеше, мәдәни-ял учреждениеләренә 170 меңгә якын кеше, китапханәләргә 250 меңнән артык кеше барган.

Проект кысаларында муниципаль, республика мәдәният учреждениеләре тарафыннан 2431 конкурс үткәрелгән, аларда 138 мең 805 кеше катнашкан.

Проектның порталы да актив эшли (www.культурныйдневник.рф): анда 46 мең 700 дән артык кулланучы теркәлгән, ягъни башлангыч мәктәптә һәр дүртенче укучы үз ата-анасы белән виртуаль мәйданчыктан файдалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев