Чаллы “Универсам”ын 50 млн сумга саттылар
ГЭС бистәсендә урнашкан күптәнге кибетләрнең берсе - "Универсам" сәүдә үзәге хуҗасын алыштырды. Моңарчы ул «Трэйд-эвэнт» мәскәү компаниясенә карый иде. Әмма узган елның көзендә милекченең 20 млн бурычы җыелу сәбәпле суд карары белән кибет бинасын ябылды. Бурычын каплау өчен «Трэйд-эвэнт» компаниясе "Универсамны" 50 млн сумга сатты һәм кергән акчадан әҗәтен каплады....
ГЭС бистәсендә урнашкан күптәнге кибетләрнең берсе - "Универсам" сәүдә үзәге хуҗасын алыштырды. Моңарчы ул «Трэйд-эвэнт» мәскәү компаниясенә карый иде. Әмма узган елның көзендә милекченең 20 млн бурычы җыелу сәбәпле суд карары белән кибет бинасын ябылды. Бурычын каплау өчен «Трэйд-эвэнт» компаниясе "Универсамны" 50 млн сумга сатты һәм кергән акчадан әҗәтен каплады. 1975 елдан бирле шәһәрдәшләребезгә хезмәт күрсәтеп килгән кибетнең яңа хуҗасы хакында әлеге мәгълүмат юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев