Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләре эшче һөнәрләренә тартыла

1 нче февральдән алып 3 есенә кадәр Казанда "Worldskills" төбәкара бәйгесе үтте. Һөнәри белем алучылар арасында үткәрелә торган әле чара илебездә, нибары, 2013 елда гына үткәрелә башласа да, күпләрдә инде кызыксыну уятты.Агымдагы елда үткәрелгән чемпионатта 639 кешенең катнашуы моңа янә бер дәлил.

Республикабызның көллият һәм техникумнарында эшче һөнәрен үзләштерүче яшьләр 3 көн дәвамында үзләре арасыннан иң-иңнәрне ачыклады. Алар арасында шәһәребез егет һәм кызлары да бар иде. әйтергә кирәк, нәтиҗәләре дә куанычлы. Политехник көллият укучылары мисал өчен 158 комплект медальның 7 сенә ия булганнар. Бу хакта һәм көллиятнең башка уңышлары хакында уку йорты директоры Илдар Ганиевтан сораштык.

- Илдар Махмутович, әлеге чемпионатта тәүге тапкыр катнашуыгызмы?

Юк, беренче тапкыр гына катнашмыйбыз. "Worldskills" чемпионаты 2013 елдан башлап үткәрелә. Беренче адымнарыбызны без шунда атладык дияргә була. Шунысын да әйтергә кирәк, без сан өчен генә катнашмыйбыз, елдан-ел уңышларыбыз арта, күбәя. Мәсәлән, 2015 елда әлеге чемпионатның йомгаклау этабы Бразилиянең Сан Паулу шәһәрендә үткәрелгән иде. Анда эләгер өчен башта Финляндиянең Турку шәһәрендә үткәрелгән этапта яхшы нәтиҗәләргә ирешү шарт. Өстәвенә, ул әле иң масштаблы этапларның берсе санала. Безнең көллият студенты барысыннан да яхшырак нәтиҗәләр күрсәтеп 1 нче урынны яулады һәм Сан Паулу шәһәрендә булды. Бүген ул "Worldskiils" командасының аерылгысыз өлеше, өстәвенә, бездә эшли һәм параллель рәвештә КАИ ның Чаллы филиалында белем ала. Шулай ук, безнең 3 укучы "Worldskills" ның җыелма командасында. Алар бүгенге көндә Будай да булачак чемпионатка әзерләнәләр.

- Әлеге уңышлар көллияткә, катнашучыларга нәрсә бирә?

Катнашуны гына алганда да ул бит зур тәҗрибә туплау мөмкинлеге дигән сүз. Чөнки, "Worldskills"ка килгән һәр катнашучы ул, беренче чиратта, көчле көндәш. Аннан үзеңә ни дә булса алып каласың. Бу чемпонатта гына түгел, башка төр юнәлешләрдә дә шулай ул. Өйдә күпме генә күнекмәләр эшләсәң дә, ярышта алган тәҗрибәне бер нәрсә дә алыштыра алмый. Тәҗрибә дә бер төрле генә булмый. Аны кире һәм уңайга бүлеп карыйм мин. Чөнки, җиңү яуламаган очракта да, син кайда нинди ялгышлык җибәргәнеңне, алга таба нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген анализлыйсың һәм бер җибәргән хаталарны инде башка кабатламыйсың.

Чемпионатта эшмәкәрләр дә килә. Ә аларның һәрберсенә үз эшенең остасы булган эшче куллар кирәк. Укучыларның нәкъ менә алар янында үзләренең осталыкларын күрсәтүе, алга таба хезмәт базарында югалып калмаска да ярдәм итә. Мәсәлән, безнең көллият студенты Марков Илья бүгенге вакытта "Камаз" ның югары технологияләр ярдәмендә ясалган станоклар белән җиһазландырылган цехында эшли. Үзе дә, 21 яшьлек кенә булса да, югары кваливикацияле эшче. Билгеле инде, аның хезмәт хакы да, бик күп еллар хезмәт куйган белгечләрнекенә караганда да югары.

Гомумән, бер урында таптанып тору, уку йортында гына бикләнеп утыру бер дә яхшы нәтиҗәләр бирми, ә киресенчә түбәнгә генә сөйри. Бүгенге көндә җиң сызганып эшләргә кирәк. "Worldskills" ны гына күздә тотып әйтүем түгел, бар тармаклар буенча да алдынгылыкка омтылырга кирәк. Безгә килгән студентлардан чын чемпионнар ясау безнең өчен зур күрсәткеч ул. Елның бер көнендә бәйгедә катнашып, җиңү яулап, дәрәҗә алып булмый, моның өчен ел әйләнәсе эшләргә кирәк.

- "Ворлд скиллс" ка яңадан әйләнеп кайтсак, анда катнашучыларны нинди күрсәткечләр аша сайлап алалар?

- Безнең көллияттә укучылар барысы да гади егет һәм кызлар, әллә нинди башка сыймаслык сәләткә ия студентлар түгел. Спорт та гына бит ул, яхшы уенчыны, зур акчаларга сатып алалар да, команда югары күтәрелә. Һәр укучы үз эшенең профессионале, укучылары артыннан күзәтеп торалар, кемнең ничек эшләгәнен үзләре дә җентекләп өйрәнәләр. Конкурстанларны "конвеер аша үткәрәләр" һәм иң яхшыларын сайлап алалар.
Мондый студентлар артыннан төркемдәшләре дә тартыла, ниндидер тәҗрибә алалар, алар белән тигезләшергә телиләр.Чөнки, һәр кеше үз эшенең остасы булырга тели, һәр кешенең дәрәҗәле эштә эшлисе һәм тиешле хезмәт хакы аласа килә.

Бу уңайдан, үзебезнең чыгарылыш студентларының эшкә урнашу статистикасын да без һәр елны тикшереп торабыз. Мәсәлән, 2016 елны карасак, 266 студентның 175 се үз профессиясе буенча эшли, калган берничәсе югары уку йортларында белем ала, һәм бик аз гына проценты армия белән дикрет ялында.

- Илдар Махмутович,сезнеңчә "Worldskills" ның нигезе нәрсә дә? Чемпионат үткәреп, студентларга үз юлларын табырга ярдәм итү өчен генә ме, әллә башка яклары да бар микән?

Беркемгә дә сер түгел, берара гади эшче һөнәре үз популярлыгын югалтып, хезмәт базарында аңа сорау беткән иде. Мондый бәйгеләр нәтиҗәсендә хәзер аларга янәдән ихтыяҗ артты дип әйтсәк, ялгышмабыз. Биредә студентлар югары технологияле станоклар, җайланмалар артында эшләп карый һәм нәтиҗәдә аларда эшче белгечлегенә зур кызыксыну уяна.

- Әйе шул, барысы да диплом артыннан югары уку йортларына ашыккан заманда, нәкъ менә "Worldskills" кебек чемпионатлар эшче һөнәренең дә дәрәҗәле һәм иң беренче чиратта кирәкле булуын исбатлый шул.

- Илдар Махмутович, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Студентларыгыз киләчәктә дә сынатмасын!

Эльвира Гайнетдинова

Рәсемдә 1нче һәм 2 нче дәрәҗәдәге диплом ияләре Хакимов Шамил Наилович һәм Тугулев Даниил Владимирович

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев