Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы зоопаркында кышын да тормыш гөрли

Яр Чаллыдагы "Тулпар" ат спорт мәктәбе базасында зоопарк барын әле күпләр белмиләрдер дә. Бүгенге көндә биредә 200 гә якын кыргый һәм йорт хайваннары, кош-кортлар яши. Алар арасында арыслан, бүреләр, төлке, куяннар, тәвә кошы, ишәк, боланнар, дөяләр бар. Хайваннарның кышкы салкыннарны ничек итеп кичерүләре белән кызыксынып, без анда кунакка барып килдек.

"Тулпар" ат спорт мәктәбе яр буе паркы эчендә урнашкан. Җәмәгать транспортында Чулман проспектындагы "Парковая" тукталышында төшеп, ашыкмыйча гына урман ягына таба юл буенча төшеп киткәндә, егерме минут эчендә барып җитеп була зоопаркка. Тирә-якны мәһабәт агачлар уратып алган. Шәһәр тавышы ишетелми дә. Бәлки, шуңа да монда үзеңне зоопаркта түгел, ә табигать - ана кочагында кебек хис итәсеңдер.

Зоопарктагы каравылчы йорты янына килү белән, безнең каршыга, салмак кына атлап, ишәкләр көтүе килде. Кызыксынучан хайваннар бернәрсәдән дә курыкмыйлар. Киресенчә, безне иснәп, сумкаларда күчтәнәчләр юкмы дип, аларны тешләп карамакчы булдылар.

- Ышанмагыз, сез ул ишәкләргә! Алар бик хәйләкәр хайваннар, - дип аларны куа-куа, безгә таба атлап килде "Тулпар"ның директор урынбасары Нәсим Гыйләҗев. Шуңа да күз-колак булып торырга кирәк аларга, - дип таныштыра башлады хайваннар белән Нәсим Зөфәр улы.

Зоопарк тарихы исә атларга бәйле. Алар спорт мәктәбенә 80 нче елларда ук китертелгән иде. Бүгенге көндә атларның саны 100 дән артык. Спорт мәктәбендә балалар да күпләп шөгыльләнә башлагач, алар өчен Карачаево-Черкесиядән пони һәм ишәкләрне кайтарталар. Соңыннан Оренбург якларыннан ике дөя, ике ел элек Мәскәү зоопаркыннан беренче ерткыч - арыслан Киараны, Ижау зоопаркыннан болан алып кайталар.

- Бүреләрне без Минзәләдән алып кайттык. Аучылар Удмурт урманнарында аларның әти-әнисен аткан булганнар. Балаларын җәлләп, Минзәләгә алып киткәннәр. Анда алар көймәләр станциясендәге биләмәдә булган читлекләрдә яшәгәннәр. Әмма бүреләргә бит киң урын кирәк. Без бу турыда белгәч бүре балаларын үзебезгә сорадык. Аларны Чаллыга китерткәч, зур вольерларга җибәрдек. Биредә алар янә дүрт бүре баласы китерде. Әмма ана бүре аларны имезмәде. Нәтиҗәдә, берсе генә исән калды. Туганда көлсү төстә иде. Үскән саен агарды. Күзләре 40 көннән соң гына ачылды аның. Кәҗә сөтен имезеп үстердек. Бүгенге көндә аерым вольерда, хаски этләре белән бергә үсә, - дип күрсәтте бүрене Нәсим Гыйләҗев.

Чыннан да бүре хаски этләре белән уйнап йөри. Нәсим Гыйләҗев тә вольерга керү белән, үз хуҗасын сагынып алган эт кебек, бүре каршы алды аны. Хуҗа улап җибәрсә, аңа кушылып җырын да сузып җибәрә.

- Шаян ул безнең. Әмма соңгы көннәрдә аксый башлады. Ветеренарлар карап кына торалар үзен, - дип дәвам итте ул.

Әйе, зоопарк зурайганнан-зурая, хайваннар өчен вольерлар да арта. Аларны матур рәсемнәр белән бизәп, куркынычсызлык таләпләрен искә алып ясыйлар.

- Бүрәнәләр белән уратып алдык. Шуңа күрә хайваннар да рәхәтләнеп аның эчендә йөриләр. Ижау зоопаркы җитәкчеләре дә килгәч мондый вольерны күреп шаккатып киттеләр. Ерткыч хавайннарга ул бик кирәк. Алар бит иркенлекне яраталар.

Арыслан Киара да ирек ярата. Тик салкын булгангамы урамга чыкмады. Җылыда, эчке бүлмәсендә ятуын дәвам итте.

- Киара безгә песи баласы булганда китертелгән иде. Барыбызны да белә. Назланырга, иркәләнергә бик ярата. Көненә 8 кг ит биреп торабыз. Анысын да төрләндерәбез. Узган җәйне вольердан мине бик озак кына чыгармый торды, аркасыннан сыйпап, назлап торганны ярата. Аны кечкенәдән үк тәрбияләп үстергәнлектән һәр кыланышын беләм. Ә моны бар кеше дә булдыра алмый. Бер хезмәткәребез Киара белән уртак тел таба алмагач эштән китәргә мәҗбүр булды. Хайваннарның хәтере бик яхшы бит. Аларны усаллык белән җиңеп булмый. Шуңа да алар белән һәрчак яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк, - ди Нәсим Зөфәрович.

Дүрт аяклы хайваннар белән бергә, зоопаркта шактый гына кошлар да яши икән. Алар арасында шаян тәвә кошы Руди да бар. Аның белән таныштырганда, Руди биеп тә күрсәтте.

- Руди - ата кош. Кызлар игътибарын җәлеп итәр өчен шулай бии ул, - дип аңлатты Нәсим Гыйләҗев. - Без аны узган елның октябрь башларында, Мамадыш якларыннан алып кайттык. Бик тиз ияләште. Җиләк-җимеш, ашлык ашатып торабыз. Гомумән, хайваннар, кошлар белән эшләгәндә бар үзенчәлекләрне дә белергә кирәк.

Зоопарктагы барлык кош-кортның да үз исеме бар. Аларны "Тулпар" ат спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар бирә икән. Шәһәрдәшләребез дә зоопарк турында ишетеп, кайчакта үзләренең йорт хайваннарын да китерләр икән бирегә. Шул рәвешле, куянлы да булганнар. Нәсим Гыйләҗев әйтүенчә, хайваннарны кабул итәр алдыннан, алар ветеренар табибларда тикшеренү узалар. Ә менә төлкеләр зоопаркка үзләре ияләшкәннәр.

- Алар өчәү иде. Кечкенә чагында урманнан йөгереп килделәр дә, читлеккә кереп утырдылар. Аларны куып чыгарып та маташтык без. Икесе качты, ә берсе китәргә теләмәде. Шулай итеп әле дә безнең зоопаркта яши, - ди ул.

Бүгенге көндә дә зоопаркны киңәйтү, аны яхшырту эшләре дәвам итә. Узган елны ташлар белән ясалган шарлавык булдырылды. Җәйләрен аның янында ак кошлар йөзә. Киләчәктә махсус вольер ясатып аю алуны планлаштырабыз.

- Зоопаркны булдыру җиңел эш түгел. Ул хайваннарга да яхшы, аны караучылар өчен дә куркынычсыз булырга тиеш. Без барлык бу таләпләрне күзаллап, эшләргә тырышабыз, - ди Нәсим Гыйләҗев.

Зоопаркка шәһәрдәшләребезне дә көтеп калалар. Керү билеты 100 сум. Әмма хайваннарны алып килгән ризык белән ашату киңәш ителми. Чөнки аларга билгеле бер рацион саклау кирәк. Моннан тыш зоопаркта пони, ишәк һәм атларга атланып йөреп алу да мөмкинлеге бар. Кыскасы, кызыклы хайваннар һәм кошлар белән якыннан танышырга теләсәгез, Чаллы зоопаркына рәхим итегез!

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X