Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 10 мең агач һәм куак, бер миллионнан артык чәчәк утыртачаклар

Бу язда Яр Чаллыда 10 мең агач һәм куак, бер миллионнан артык чәчәк утыртачаклар. Бу хакта бүген шәһәр җитәкчеләренең эшлекле киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин белдерде. Утырту өчен әзерләнгән үсентеләрнең сыйфатына җитди игътибар биреләчәк. Тамыр системасы нык булган һәм озынлыгы ике метрдан да артык агачлар гына утыртылачак. Утырту өчен...

Бу язда Яр Чаллыда 10 мең агач һәм куак, бер миллионнан артык чәчәк утыртачаклар. Бу хакта бүген шәһәр җитәкчеләренең эшлекле киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин белдерде. Утырту өчен әзерләнгән үсентеләрнең сыйфатына җитди игътибар биреләчәк. Тамыр системасы нык булган һәм озынлыгы ике метрдан да артык агачлар гына утыртылачак.

Утырту өчен үсентеләрне шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгыннан алырга мөмкин.

9 майга шәһәрдә чәчәкләр дә утыртып бетерергә планлаштырыла. Быел лалә, виола кебек чәчәкләргә өстенлек бирелә.

Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы тепплицаларында 60 исемдәге һәм сорттагы чәчәк үрентеләре бар. Аларны заказ белән сатып алырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев