Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хатын-кызлары ракка бушлай тикшеренү үтте

Бүген Чаллының "Торговый квартал" сәүдә үзәгендә күкрәк рагын алдан кисәтүне күз уңында тоткан махсус акция оештырылды. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, республиканың клиник онкологик диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин ачып җибәрде. Чара кысаларында шәһәрдәшләребез бушлай республиканың иң яхшы табиб-онкологларыннан консультация алды.

Барлыгы табиблар көндезге сәгать 10:00 алып 16:00 кадәр 1000 гә якын шәһәрдәшебезне кабул итте. Бүгенге көндә Татарстанда 90 меңнән артык кеше яман шеш авырулары белән исәптә тора. Хатын-кызларда беренче урында - күк­рәктәге яман шеш, ирләрдә - простат бизе рагы.

Рак авыруы куркыныч булуына карамастан, беренче стадияләрдә ачыкланганда кеше гомерен саклап калып була. Шул уңайдан табиблар һәр кешегә дә ел саен тикшеренү узарга кушалар, халык өчен төрле профилактик чаралар да үткәрәләр. Бүгенге акцияне Республика клиник онкология диспансеры, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев