Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 13 е җомга 11 пар кавышкан.

Чаллыда җомга көнне, 13ендә 11 пар өйләнешергә җөрьәт иткән. Җомга, 13ен гадәттә шикле көн дип юраучылар бар. Ул көн бәхетсезлек китерә, диючеләр, мистик вакыйгалар белән бәйләүчеләр дә очрый. Шуңа да бу көнне мөһим эшләр күзалланмый. Өйләнү турында сүз дә юк. Әмма Чаллы ЗАГСында бу көнне никахлашырга 11 пар килгән. Шуларның...

Чаллыда җомга көнне, 13ендә 11 пар өйләнешергә җөрьәт иткән. Җомга, 13ен гадәттә шикле көн дип юраучылар бар. Ул көн бәхетсезлек китерә, диючеләр, мистик вакыйгалар белән бәйләүчеләр дә очрый. Шуңа да бу көнне мөһим эшләр күзалланмый. Өйләнү турында сүз дә юк. Әмма Чаллы ЗАГСында бу көнне никахлашырга 11 пар килгән. Шуларның берсе - Григорий һәм Анна Аксаковлар. Аларда бүген икеләтә бәйрәм - яңа гаилә корыла һәм кияүнең туган көне дә. Аксаковлар кыю гына түгел, бик үзенчәлекле пар да булып чыкты. Беренче гаилә документларына алар агачтан тышлык ясап килгән. Яшь гаилә әйтүенчә, ул аларның таныклыгын гына түгел, гаилә учагын да саклаячак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев