Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 2 меңнән артык кеше беренче тапкыр сайлауда катнаша

Быел Чаллыда 2181 шәһәрдәшебез беренче тапкыр сайлауларда катнаша. Алар арасында Үзәк районнан - 539, Автозавод районыннан - 1184, Комсомол районыннан - 458 кеше. Беренче тапкыр үз сәяси карашын белдерергә килүчеләр арасында КФУның беренче курс студенты Алинә Газизова да бар. Ул бүген шәһәребезнең 2067 нче сайлау участогында тавыш бирде.

- Элек сайлауларга әти-әнием белән килә идем. Ниһаять, бүген үз гражданлык позициямне белдердем. Мин моңа бик шаттмын, - ди Алинә.

2176 нчы сайлау участогында В.Д. Поташев исемендәге техник көллиятнең студенты Александр Клинов та тәүге тапкыр сайлауларда тавыш бирде:

- Бераз дулкынландыргыч хисләр кичердем. Бюлетеньнәрне салганда аеруча, да. Сайлауларда катнашуыма бик шатмын. Минем тавышым да илебез тормышын яхшыртуга үз өлешен кертер, дип ышанам, - диде егет.

Кайбер сайлау участокларында үз гөмерендә беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә к бүләкләр дә әзерләп куйганнар.

- Без сайлауларда тәүге тапкыр катнашучыларны беркайчан да бүләксез калдырмаска тырышабыз. Мәсәлән, узган елны аларга блокнот һәм ручкалар тапшырдык. Быел - татлы бүләкләр әзерләдек. Яшьләребез киләчәктә дә илебез тормышында актив катнашып, аның үсешенә үз өлешләрен кертерләр, дип ышанабыз, - дип сөйләде 2175 сайлау участогының серкретаре Лилия Самарханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X