Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 2000гә якын эш урыны булдырыла

Шәһәр хакимиятендә мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова катнашында матбугат конференциясе үтте. Җитәкче сүзләренә караганда, бүгенге көндә Чаллыда 2827 кеше рәсми рәвештә эшсезлек буенча исәптә тора. Бер ел эчендә исә бу күрсәткеч 8%ка арткан. Мәшгульлек үзәгенә төрле предприятиеләрдән 275 кешене кыскарту хәбәре килгән. Аларның 85е исәпкә куелган инде. Кайбер банклар хезмәткәрләрне...

Шәһәр хакимиятендә мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова катнашында матбугат конференциясе үтте. Җитәкче сүзләренә караганда, бүгенге көндә Чаллыда 2827 кеше рәсми рәвештә эшсезлек буенча исәптә тора. Бер ел эчендә исә бу күрсәткеч 8%ка арткан.

Мәшгульлек үзәгенә төрле предприятиеләрдән 275 кешене кыскарту хәбәре килгән. Аларның 85е исәпкә куелган инде. Кайбер банклар хезмәткәрләрне оптимальләштерәләр икән. Эре предприятиеләрдә, шул исәптән, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә кыскартулар көтелми.

Хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү максатыннан, быел шәһәрдә 2000гә якын . Моннан тыш, 50 программа буенча белгечләр әзерләнә. Курсларда укып чыккан кешеләрнең 80%ы эш таба. Шулай да, ел ахырына кадәр эшсезләр сафы тулыланачак. 2017 елда исә бу өлкәдә тотрыклылык сакланыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев