Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 2017 елда нинди эшләр башкарылды?

Шунысы куанычлы узып баручы ел шәһәребездә күңелле вакыйгалар белән истә калачак. 2017 елда Чаллыда халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән шактый күп эшләр башкарылды: юллар капиталь төзекләндерелде, социаль-мәдәни объектлар файдалануга тапшырылды.

Менә аларның кайберләре: - Социаль ипотека буенча 663 фатир файдалануга тапшырылырга тиеш иде. 469 гаилә яңа фатирларга күчеп, өй туен үткәрде инде. Тиздән Гвардейская урамындагы йорт та файдалануга тапшырылачак. - Торак йортларда урнашкан 5 яшүсмерләр клубына сыйфатлы ремонт ясалды. Биредә яңа җиһазлар һәм оргтехника алынды. - 3 ял итү урыны барлыкка килде: Шишкин һәм Тинчурин бульварлары, Тукай яр буеның икенче чираты. Шәһәрнең үзәгендә "Азатлык" мәйданында төзекләндерү эшләре башланды. - Камада причал барлыкка килде. Элек биредә җимерелгән күпер иде, хәзер бу территория тәртипкә китерелде. - 10 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде һәм җиһазланды. - 33нче мәктәп, 77нче гимназия, 36нчы лицей-интернат танымаслык итеп яңартылды. - 6 җир асты кичүе төзекләндереп бетү алдында. - 36нчы бистәдә шәһәрдә иң зур заманча җиһазланган 41нче мәктәп төзелеп, файдалануга тапшырылды. Ул 1224 урынга исәпләнгән. - 17 компания "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты итеп теркәлде. Нәтиҗәдә өстәмә 2216 эш урыны булдырылды. Шәһәр икътисадына 13,7 миллиард сумлык инвестиция җәлеп ителде. - Чулман проспектында күпфункцияле үзәк ачылды. - 62 километр юл тәртипкә китерелде. Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәте күп була торган 9 урын юк ителде. - 5 шифаханә капиталь төзекләндерү программасына кертелде. Аларда төзекләндерү эшләре белән бергә җиһазлар да яңартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев