Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Афина” бассейны хезмәткәрләренә ачылган җинаять эшен тикшерү тәмамланды

Тикшерү комитеты шәхси "Афина" бассейны хуҗасы Наталья Мавренкова һәм кассир Олеся Шадринага карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Гаепләү карары белән материаллар судка җибәрелгән, дип хәбәр ителә ведомствода. Исегезгә төшерәбез, ноябрь аенда "Афина" бассейнында 11 яшьлек кыз батып үлгән иде.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, кыз бассейнга дусты белән беренче тапкыр килгән булган. Су кергән вакытта, дусты аның юкка чыгуын күреп, инструкторга хәбәр иткән. Инструктор исә 16 яшьлек укучы бала булган. Җитмәсә ул бассейнда берничә көн генә һәм рәсми теркәлмичә эшләгән. Тикшерүчеләр ачыклаганча, квалификацияле белгечнең булмавына карамастан, Мавренкова, табыш югалтудан куркып, балигъ булмаган баланы эш урынында калдырырга булган. Моннан тыш Шадринаның да кызларны өлкәннәрдән башка су керергә рөхсәт биреп, балаларның бассейнда булу эчке куркынычсызлык кагыйдәләрнең үтәмәвен күрсәткән.

Хатын-кызлар җинаять эше башкаруларын өлешчә генә таныдылар. Бүгенге көндә аларның икесе дә өйдән чыкмау карарына хөкем ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев