Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда агач утырту өмәсе узды

Автозавод районында экология һәм санитария айлыгы кысаларында 14нче октябрьдә агач утырту һәм тирәлекне чистарту шимбәсе уздырылды. Чарада идарә итү компанияләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, сәүдә йортлары һәм җәмгыять оешмалары катнашты. Аларның көче белән тирә-як җирлекләрне чистарту, агач утырту, корыган агачларны кисү, киселгән ботакларны һәм көнкүреш чүпләрен чыгару эшләре башкарылды. Район хакимияте...

Автозавод районында экология һәм санитария айлыгы кысаларында 14нче октябрьдә агач утырту һәм тирәлекне чистарту шимбәсе уздырылды. Чарада идарә итү компанияләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, сәүдә йортлары һәм җәмгыять оешмалары катнашты. Аларның көче белән тирә-як җирлекләрне чистарту, агач утырту, корыган агачларны кисү, киселгән ботакларны һәм көнкүреш чүпләрен чыгару эшләре башкарылды. Район хакимияте хезмәткәрләре һәм 50 нче бистәдә яшәүчеләр тарафыннан Боровец тыкырыгында 8 нарат, 17 алмагач һәм 30 сирень куагы утыртылды. 79нчы лицей егетләре Яр буе паркын чистартуда катнашты. Бу чарада 38 оешмадан 524 кеше катнашты. 10 гектар җирлектән 16 йөк ташу машинасы ярдәмендә 133 куб. м. чүп чыгарылды. 65 агач һәм 170 куак утыртылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев