Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Ак каурый” яшь талантлар бәйгесе үтте

Апрель - татар халкы өчен шигърият ае. Тукайлы, рухиятлы ай. Язгы илһам, яшәү дәрте бар тереклек тамырлары аша үтеп яңаруга, җәйгә, матурлыкка, изгелеккә омтылганда милләтебез дә канатларын турайтып җилпенеп ала. Бу җилпенү күпчелек мәдәният-сәнгать, әдәбият-иҗат өлкәсендә була. Апрельдә балалар бакчаларыннан башлап, төрле формада эшләп килүче мәдәният белән кагылышлы оешмаларда шигъри...

"Нур" яшьләр үзәгендә яшьләр һәм студентлар арасында булып узган "Ак каурый" шигырь иҗат итүчеләр бәйгесе югарыдагы сүзләргә бер дәлил. Анда Чаллы мәктәпләрендә һәм уку йортларында белем алучы югары сыйныф укучылары һәм студентлар катнашты. Аларның яше шартлар буенча 16 дан 25 яшькә кадәрле генә булырга тиеш. Конкурста катнашырга егермегә якын гариза керсә дә, үзләре язган әсәрләр белән чыгыш ясарга барысы 13 кеше генә килә алды. Шунысы үзенчәлекле, аларның барысы да кыз балалар.

Сәхнәдән бик матур итеп иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр алар.

Мәртәбәле жюри составында ТР Язучылар берлеге әгъзалары: Рәшит Бәшәр, Мирһади Разов, Әлфия Ситдыйкова һәм "Нур" үзәгенең "Мизгел" милли клубы җитәкчесе Люция Абдуллина.

Кыз балалар шигырьләрен төрле темага язганнар, аларда саф сөю дә, туган җир, кешелек кыйммәтләре турында да бар, хәтта сугыш темасы да урын алган.

Физик яктан кимчелекле булса да, әмма рухы белән сау-сәламәт Кама идарә институты студенты Язилә Габделхакованың шигъри әсәрен укыганда күпләрнең күзләренә яшь килгәндер. Язилә "Шигърият" номинациясендә җиңеп чыкты.

"Чәчмә әсәр" номинациясендә беренче урынны жюри Яр Чаллы Дәүләт Педагогия университеты студенты Алия Корбановага бирде.

Ә инде иң яхшы "Җыр тексты" авторы булып педагогия университетыннан Сөмбел Әхмәтҗанова танылды.

"Ак каурый" бәйгесе шәһәребездә талантлы яшь авторларның шактый булуын күрсәтте. Шунысы сөенечле конкурста катнашкан бу кызларның күбесе үзләре киләчәктә яшь буынны тәрбиялисе кешеләр. Димәк милли рухият бакчасында әле гөлләр шиңмәс.

Илдар Исламов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев