Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда аксакаллар җыелышты

3 сен­тябрь­дә "Ту­фан" мә­че­тен­дә Чал­лы шә­һә­ре Ак­са­кал­лар шу­ра­сы­ның чи­рат­та­гы уты­ры­шы уз­ды. Рәс­ми ча­ра­ның Кор­бан га­е­те көн­нә­ре­нә ту­ры ки­лүе җы­е­лыш­ны Ак­са­кал­лар шу­ра­сы рә­и­се Ра­вил хәз­рәт Ну­рул­лин һәм имам-мөх­тә­сиб Әл­фәс хәз­рәт Гай­фул­лин­ның тәб­рик сүз­лә­ре, Коръ­ән аять­лә­ре уку, их­лас до­га кы­лу бе­лән баш­лап җи­бә­рер­гә мөм­кин­лек бир­де. Уты­рыш­та өч көн тәр­ти­бе тәкъ­дим ите­леп, иң...

Икен­че көн тәр­ти­бе бу­ен­ча исә Чал­лы­ның мәк­тәп һәм ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да хә­ләл тук­ла­ну­ны бул­ды­ру мәсь­ә­лә­лә­ре кү­тә­рел­де. Әле­ге со­рау ни­ге­зен­дә ап­рель аен­да шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев­ка хат юл­ла­нып, "ата-ана­лар ри­за­лы­гы бул­ган­да, мо­ны эш­ләр­гә мөм­кин" ди­гән уңай эч­тә­лек­тә­ге җа­вап та алын­ган ин­де. Шу­ңа бәй­ле рә­веш­тә, ак­са­кал­лар­га мәк­тәп, ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на ба­рып, җи­тәк­че­ләр һәм ата-ана­лар бе­лән күз­гә-күз оч­ра­шып сөй­лә­шер­гә ди­гән бу­рыч та йөк­лән­де. Хә­ләл ри­зык ди­гән­дә, нәр­сә күз­дә то­ты­ла, сә­ла­мәт­лек өчен фай­да­сы ни­дән гый­ба­рәт - бо­лар ха­кын­да дә­лил­ле итеп аң­ла­ту ки­рәк­ле­ге дә әй­тел­де.

"Хә­ләл тук­ла­ну­ның сә­ла­мәт­лек­кә фай­да­лы икә­нен та­биб­лар да рас­лый. Хә­ләл ри­зык бе­лән бер­гә ба­ла­ла­ры­быз­ның кү­ңе­ле­нә иман, әх­лак ор­лык­ла­ры да са­лы­на; ата-ана­лар­га, бер­кем­не мәҗ­бү­ри­лә­ми­чә, ме­нә шу­шы ха­кый­кать­не тө­шен­де­рер­гә, хә­ләл бе­лән хә­рәм­нең аер­ма­сын аң­ла­тыр­га иде", - ди­де Әл­фәс хәз­рәт үзе­нең кыс­ка, әм­ма ти­рән мәгъ­нә­ле чы­гы­шын­да.

Өчен­че көн тәр­ти­бе төр­ле мәсь­ә­лә­ләр­не ка­рау­ны күз­дә то­та иде. Ак­са­кал­лар үз­лә­рен кы­зык­сын­дыр­ган со­рау­лар­ны би­реп, алар­га төп­ле җа­вап ал­ды­лар. Уты­рыш­та шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның җә­мә­гать­че­лек бе­лән элем­тә бү­ле­ге җи­тәк­че­се Рөс­тәм Га­лиул­лин да кат­наш­ты.

Өй­лә на­ма­зын­нан соң Әл­фәс хәз­рәт кыс­ка­ча вә­газь сөй­лә­де. Ра­вил хәз­рәт­нең күр­кәм бәй­рә­ме - 60 яшь­лек юби­лее уңа­ен­нан, аңа ма­тур те­ләк­ләр, кот­лау­лар иреш­те­рел­де. Ча­ра со­ңын­да мә­чет­тә кор­бан ашы да уз­ды­рыл­ды.

islamtatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X