Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Анатолий Вассерман катнашында интеллектуаль уеннар үтәчәк

12 май көн­не шә­һә­ре­без­гә за­ма­на­быз­ның иң акыл­лы шә­хе­се - Ана­то­лий Вас­сер­ман ки­лә­чәк. Сә­я­си кон­суль­тант, жур­на­лист, пуб­ли­цист, күп­сан­лы ин­тел­лек­ту­аль уен­нар жи­ңү­че­сен ав­то­ка­ла­да "Ин­тел­лект" клуб бер­ләш­мә­се­нең уен­на­ры­на кө­тә­ләр. Та­ныл­ган эру­дит "Ха­ким ку­бо­гы" исе­мен­дә­ге ин­тел­лек­ту­аль ярыш­лар­да яшь­ләр бе­лән уй­нап, алар­ның со­рау­ла­ры­на да җа­вап би­рә­чәк. Ча­ра­да кат­на­шу­чы ко­ман­да­лар уен­нар­га ин­де ак­тив әзер­лә­нә. Алар­ны ни...

- Ин­тел­лект - үзен­чә­лек­ле өл­кә. Бар ке­ше дә ан­дый уен­нар­да кат­на­шыр­га ба­тыр­чы­лык ит­ми. Бер­кем­нең дә баш­ка­лар­га бел­мә­гә­нен күр­сә­тә­се кил­ми бит. Шу­ңа да мон­дый уен­нар­га кат­на­шу­чы­лар­ны җә­леп итеп оеш­ты­ру җи­бә­рү җи­ңел бул­ма­ды. Әм­ма ба­ла­чак­тан ук баш­ват­кыч­лар чи­шәр­гә һәм тө­зер­гә, төр­ле со­рау­лар­га җа­вап­лар эз­ләр­гә ярат­кан­лык­тан, әле­ге юнә­леш­не үс­те­рү бу­ен­ча бар кө­чем­не ку­еп эш­ләр­гә бул­дым. Бе­рен­че­ләр­дән бу­лып шә­һә­ре­без­дә ин­тел­лек­ту­аль ла­герь­лар оеш­ты­рып җи­бәр­дем. Әле­ге про­ект бе­лән Рос­сия бәй­ге­сен­дә дә кат­на­шып грант­ка ия бул­дым. Шун­нан соң шә­һә­ре­без­дә зур ин­тел­лек­ту­аль чем­пи­о­нат оеш­ты­ру те­лә­ге уян­ды. Бар­лык юга­ры һәм һө­нә­ри уку йорт­ла­ры­на әле­ге уен­нар ту­рын­да бел­де­рү­ләр җи­бәр­дем. Ига­нә­че­ләр та­бып, бү­ләк­ләр дә әзер­лә­дем. Әм­ма уен кө­нен­дә ярыш­ка ни­ба­ры бер ко­ман­да гы­на кил­де. Нә­ти­җә­дә, без урам­га чы­гып, узып ба­ру­чы ке­ше­ләр­не җы­еп чем­пи­о­нат­ны уз­дыр­дык.

2001 ел­да мин сту­дент­лар фо­ру­мын­да кат­на­шып, яшь­ләр­гә ин­тел­лек­ту­аль уен­нар про­ек­тын тәкъ­дим ит­тем. Нә­ти­җә­дә, егер­ме ко­ман­да оеш­ты һәм "Ин­тел­лект" клу­бы­ның уен­на­ры баш­ла­нып кит­те. Унал­ты ел­лап мин сту­дент­лар һәм төр­ле оеш­ма­лар­да эш­лә­ү­че­ләр өчен әле­ге уен­нар­ны үт­кә­рәм.

- Бү­ген­ге көн­дә "Ин­тел­лект" клу­бы ни­чә ко­ман­да­ны бер­ләш­те­рә?

- Клуб­ның ике ли­га­сы бар: сту­дент­лар һәм оеш­ма­лар­да эш­лә­ү­че яшь­ләр. Бе­рен­че ли­га­да да­и­ми рә­веш­тә егер­ме ике ко­ман­да уй­ный. Икен­че­дә - кы­рык­лап ко­ман­да кат­на­ша. Го­му­мән, соң­гы өч ел эчен­дә эш­лә­ү­че яшь­ләр ко­ман­да­ла­ры ара­сын­да зур ак­тив­лык кү­зә­те­лә. Ярыш­лар­да бар­лык бюд­жет оеш­ма­ла­рын­нан ко­ман­да­лар, КА­МАЗ, Форд Сол­лер­ста эш­лә­ү­че­ләр уй­ный­лар.

- Мәк­тәп уку­чы­ла­ры өчен ан­дый уен­нар­ны оеш­ты­ры­ла­мы?

- Әл­бәт­тә. Би­шен­че ел рәт­тән Рос­сия Эч­ке эш­ләр ми­нис­тр­лы­гы­ның Чал­лы шә­һә­ре бу­ен­ча ЮХИ­ДИ ида­рә­се­нең юл хә­рә­кә­те имин­ле­ген про­па­ган­да­лау бү­ле­ге баш­лы­гы Ли­лия По­жарс­кая бе­лән бер­лек­тә "Прос­тые ис­ти­ны" про­ек­тын тор­мыш­ка ашы­ра­быз. Уку­чы­лар алар­да ак­тив кат­на­ша.

-Уен­нар ни рә­веш­ле уз­ды­ры­ла?

-Ин­тель­лек­ту­аль уен­нар­да кат­на­шу ирек­ле һәм тү­лә­ү­сез. Һәр оеш­ма­дан, уку йор­тын­нан ко­ман­да туп­ла­нып кат­на­ша ала. Уен­нар ай­га бер мәр­тә­бә үт­кә­ре­лә. Алар­ның һәр­бер­се бил­ге­ле бер те­ма­га ба­гыш­ла­на. Мә­сә­лән, өч ел элек "Про­фес­си­о­нал­лар" те­ма­сы­на уз­дыр­ган идек, уз­ган ел­ны "Ше­девр­лар" га ба­гыш­лап, бы­ел "Та­рих" те­ма­сы­на. Һәр ин­тел­лек­ту­аль се­зон "Ха­ким ку­бо­гы" исе­мен­дә­ге ярыш­лар бе­лән тө­гәл­лә­нә. Бы­ел алар 12 май көн­не уза­чак.

- Әле­ге уен­нар­ның үзен­чә­ле­ге бе­лән дә та­ныш­ты­рып кит­сә­гез иде?

- "Ха­ким ку­бо­гы" исе­мен­дә­ге ярыш­лар­ны без 2006 ел­дан бир­ле уз­ды­ра­быз. Алар­да ун иң ях­шы сту­дент­лар һәм шул ук кү­ләм­дә эш­че яшь­ләр ко­ман­да­ла­ры кат­на­ша. Спон­сор ко­ман­да­ла­ры өчен дә кат­на­шу мөм­кин­ле­ге бар. Ярыш­лар­га мах­сус ку­нак­лар да ча­кы­ры­ла: ул шә­һә­ре­без­нең ха­ки­ме һәм мәгъ­лүм шә­хес­ләр. Ми­сал өчен, без­дә Ил­дар Ха­ли­ков, Ва­сил Шәйх­ра­зи­ев ку­нак бу­лып кит­те­ләр. На­ил Мәһ­ди­ев­не да кө­тә­без. Ин­тел­лек­ту­аль уен йол­дыз­ла­рын­нан ку­бок­та Алек­сандр Друзь (ике тап­кыр бул­ды), Бо­рис Бур­да, Ана­то­лий Вас­сер­ман, Ну­ра­ли Ла­тый­пов, Ров­шан Ас­ке­ров­лар бул­ды­лар. Бы­ел уен­нар­да янә­дән Ана­то­лий Вас­сер­ман кат­на­шыр­га ти­еш. Ми­не тың­лап, ва­кыт­ла­рын та­бып, без­нең яшь­ләр бе­лән оч­ра­шу­лар­га кил­гән­нә­ре өчен алар­га чик­сез рәх­мәт­ле­мен. Алек­сандр Друзь, хәт­та, без­нең уен фор­ма­тын оша­тып, без­гә "Нәр­сә? Кай­да? Кай­чан?" ха­лы­ка­ра ас­со­ци­а­ци­я­се­нең әгъ­за­сы бу­лыр­га да яр­дәм ит­те. Бу без­гә төр­ле ха­лы­ка­ра дә­рә­җә­сен­дә­ге ярыш­лар­ны үт­кә­рә алу мөм­кин­ле­ген би­рә. Фи­нанс яр­дәм күр­сә­тел­гән оч­рак­та, әл­бәт­тә, алар­ны да оеш­ты­ра­чак­быз. "Ха­ким ку­бо­гы"н­да та­ныл­ган шә­хес­ләр яшь­ләр бе­лән бер өс­тәл ар­тын­да уты­рып, алар­га со­рау­лар­га җа­вап би­рер­гә яр­дәм итә­ләр. Уен­нар ал­дын­нан, пресс-кон­фе­рен­ция оеш­ты­ры­лып, ку­нак бе­лән ара­ла­шу мөм­кин­ле­ге дә ка­рал­ган.

-Хә­зер­ге за­ман яшь­лә­ре­нең аң-зи­һен дә­рә­җә­лә­рен ни­чек бә­я­ләр иде­гез?

- Бик күп уен­нар үт­кәр­гән ке­ше бу­ла­рак шу­ны әй­тә­сем ки­лә: оеш­ма­лар­да эш­лә­ү­че яшь­ләр со­рау­лар­га тиз­рәк һәм дө­рес­рәк җа­вап би­рә­ләр. Алар­ның фи­кер­ләү дә­рә­җә­се киң­рәк, өс­тә­ве­нә бик кы­зык­сы­ну­чан да. Сту­дент­лар исә үз җа­вап­ла­рын­да күб­рәк ин­тер­нет­ка та­я­на. Алар, хәт­та, еш кы­на клас­сик әй­бер­ләр­не дә бел­ми­ләр. Бу бик кыз­га­ныч кү­ре­неш. Ми­нем мак­сат, мо­ны үз­гәр­теп, алар­ны "ми бу­раз­на­ла­рын" сел­ке­тү, үз­лә­ре өс­тен­дә эш­ләр­гә этә­рү. Ин­тел­лек­ту­аль уен­нар - баш мие өчен ме­нә ди­гән фит­нес. Алар бе­лән ма­вы­гу­чы­лар­га Альц­гей­мер чи­ре яна­мый.

Әйе, соң­гы ара­да мон­дый уен фор­ма­тын­да­гы ча­ра­лар шә­һә­ре­без­дә кү­бә­еп кит­те. Алар еш кы­на тү­лә­ү­ле, ка­фе­лар­да каль­ян тар­тып үт­кә­ре­лә. Мин мон­дый төр ин­тел­лек­ту­аль ки­чә­ләр­гә кар­шы. Ми­нем­чә, со­рау­лар баш­ват­кыч чи­шү­гә кай­тып ка­лыр­га ти­еш тү­гел. Алар кү­зал­лау­ны үс­те­рер­гә яр­дәм ит­сен­нәр. Без, шәх­сән, шул юнә­леш­тә эш­ләр­гә ты­ры­ша­быз. Уй­лап яшә­гез. Бу тор­мыш­та бик яр­дәм итә.

-Кы­зык­лы әң­гә­мә өчен зур рәх­мәт.

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев