Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда армия кул сугышы буенча Россия беренчелеге үтте

Ир-ат­лар­ны нәр­сә би­зи? Бе­рен­че чи­рат­та - көч. Фи­зик көч, рух, акыл кө­че - ба­ры­сы да. Ки­е­ме­ңә ка­рап кар­шы ала­лар, акы­лы­ңа ка­рап оза­тыр­лар, ди­гән­нәр бо­рын­гы­лар. Көч мәсь­ә­лә­сен­дә дә шу­лай. Та­шып тор­ган мус­кул­лар, ма­тур гәү­дә ге­нә әле бер ни хәл ит­ми. Ул мус­кул­лар­ны, гәү­дә­не дө­рес итеп фай­да­ла­на бе­лер­гә дә ки­рәк. Су­гыш, кө­рәш...

Чал­лы­да шун­дый кө­рәш төр­лә­ре­нең бер­се - ар­мия кул су­гы­шы (АРБ) бу­ен­ча Рос­сия бе­рен­че­ле­ге уз­ды.

Ар­мия кул су­гы­шы нәр­сә соң ул? Ул күп­сан­лы су­гыш спор­ты төр­лә­рен үзе­нә бер­ләш­тер­гән уни­вер­саль юнә­леш. Мон­да кул, аяк, баш - ке­ше­нең бө­тен фи­зик мөм­кин­лек­ләр дә эш­кә җи­ге­лә. Шул ук ва­кыт­та ирек­ле кө­рәш алым­на­рын да фай­да­ла­ныр­га ярый. Әле­ге спорт тө­ре юга­ры тиз­лек бе­лән по­пу­ляр­лык ка­за­на. Чөн­ки га­мәл­дә фай­да­ла­ну өчен иң ку­лай бу­лып са­на­ла. Тор­мыш­та төр­ле хәл­ләр ки­леп чы­гар­га мөм­кин, Ал­лаһ сак­ла­сын. Әй­тик, пы­чак бе­лән һө­җүм ит­сә­ләр, урам­нан бар­ган­да исе­рек­ләр бәй­лән­сә, үзең­не һәм якын­на­рың­ны сак­лау мак­са­тын­нан әле­ге кө­рәш алым­на­ры бик нык бу­лы­ша­чак. Ник ди­сәң, әле­ге юнә­леш­нең сак­ла­ну алым­на­ры да иң га­ди­ләр­дән һәм шул ук ва­кыт­та нә­ти­җә­ле­ләр­дән исәп­лә­нә.

Әле­ге кө­рәш тө­ре­нең та­ри­хы­на күз сал­сак, Ар­мия кул су­гы­шы бу­ен­ча ярыш бе­рен­че тап­кыр 1979 ел­да Кау­нас шә­һә­рен­дә уз­ды­рыл­ган. Элек һа­ва де­сан­ты гас­кәр­лә­ре ара­сын­да үт­сә, хә­зер бил­ге­ле бер әзер­лек уз­ган һәр ке­ше кат­на­ша ала.

Чал­лы­да уз­ган Ар­мия кул су­гы­шы бу­ен­ча Рос­сия бе­рен­че­ле­ге Рос­си­я­нең мах­сус хәр­би бү­лек­лә­рен­дә хез­мәт ит­кән ве­те­ран­нар­га ба­гыш­лан­ды. Төп яңа­лык - бы­ел­дан баш­лап бу бәй­ге Бер­дәм Рә­сәй фир­ка­се­нең "Ва­тан улы" про­ек­ты кы­са­ла­рын­да уза­чак.

Тур­нир­да бар­лы­гы 89 спорт­чы кат­наш­ты. Алар­ның бер­се - ха­лы­ка­ра дә­рә­җә­дә­ге мас­тер, 10 сы - спорт мас­те­ры, 24 ке­ше - спорт мас­те­ры­на кан­ди­дат, кал­ган 54 ир-егет - әле­ге юнә­леш бу­ен­ча төр­ле дә­рә­җә ия­лә­ре.

- Бу юнә­леш бу­ен­ча еш чы­гыш ясар­га ту­ры ки­лә дип әйт­мәс идем. Кик­бок­синг, бокс ярыш­ла­рын­да кат­на­шам, га­дәт­тә, - дип сөй­ли төп җи­ңү­не яу­ла­ган Ис­кән­дәр Зи­я­ев. - Күп­ме­дер дәрә­җә­дә сам­бо­ны да үз итәм, ярыш­лар­да кат­на­шам.

- Ар­мия кул су­гы­шы нәр­сә­се бе­лән ае­ры­ла? Нин­ди үзен­чә­ле­ге бе­лән си­нең кү­ңе­ле­ңә якын?

- Мон­да күп төр­ле юнә­леш­ләр кат­наш­кан. Кө­че­ңә, мөм­кин­ле­ге­ңә ка­рап бар­лык алым­нар­ны да кул­ла­ныр­га бу­ла. Ки­рәк икән егып са­ла­сы, аяк, кул - ба­ры­сын да эш­кә җи­гәр­гә ярый.

Ярыш­та төп җи­ңү­гә иреш­кән егет­ләр­нең та­гын бер­се - Ма­рий-Эл еге­те Ар­се­ний Смир­нов. Ис­кән­дәр­дән аер­ма­лы бу­ла­рак аңа бу җи­ңү ан­сат кы­на би­рел­мә­гән. Ерак юл­дан ки­лү арыт­ты, фи­зик мөм­кин­лек­ләр­не күп­ме­дер дә­рә­җә­дә чик­лә­де дип сөй­ли спорт­чы:

- Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, мин җи­ңү­е­мә ыша­нып та бе­тә ал­мыйм әле һа­ман. Авыр­лык­ны үл­чә­де­ләр. Ин­де шул ва­кыт­та ук үзем­не ту­лы кө­чем­дә хис ит­ми идем. Бик озак һәм авыр­лык бе­лән га­дәт­тә­ге фи­зик ха­ләт­не кай­та­ра ал­дык. Без­нең ко­ман­да бик үк ях­шы чы­гыш ясый ал­ма­ды. Шу­ңа кү­рә дә ми­ңа авыр­рак бул­ды. Бе­рен­че көн­дәш бе­лән бер ми­нут ча­ма­сы су­гыш­кан­нан соң аяк­лар тың­ла­мый, кул­лар - шу­лай ук хәл­сез иде­ләр. Шу­лай бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, мин үз мак­са­ты­ма ире­шә ал­дым...

Райнур Әгъләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев