Чаллыда башлангыч сыйныф укучылары “Беренче театр”ны сәхнәләштерде
"Оясында ни күрсә, очканында шул булыр", - ди татар халкы. Шуңа күрә дә, балаларда телгә, әдәбияткә мәхәббәт, беренче чиратта өйдә тәрбияләнсә, икенче тәрбияче - мәктәп булырга тиеш. Шәһәребезнең 21 нче мәктәбе, бу өлкәдә, күпләр өчен матур үрнәк булып тора. Анда инде бик күп еллар буе "Чишмәкәй" театр түгәрәге эшләп килә....
"Әле генә каләм тотып, хәреф танырга өйрәнгән балалар белән эшләргә авыррактыр", - дигән сорау беренчеләрдән булып килде уйга. "Юк, киресенчә, миңа алар белән эшләве күпкә җиңелрәк тә әле", - дип җавап бирә җитәкчеләре Елена Утябаева.
Балаларның икенче әнисенә әверелгән Елена Мухаметзяновна инде бик күп еллар башлангыч сыйныф укучыларын театр серләренә төшендерә. Мәктәптә "Чишмәкәй"дән башка гына бер генә бәйрәм дә, чара да узмый. Үз тамашачыларына нәни артистлар кечкенә-кечкенә скетчлар куялар. Шунысын да әйтергә кирәк, балалар татар гына түгел, ә урыс әсәрләрен дә сәхнәгә чыгаралар.
"Беренче театр" ул без сәхнәләштергән бердән-бер әсәр түгел. Балалар үзләре бик актив, һәрвакыт миңа тәкъдимнәре белән киләләр, шуңа күрә, төрле-төрле әсәрләрне сәхнәләштереп кенә торабыз. Ә иң зур ярдәмне миңа, әлбәттә, әти-әниләр күрсәтә, алардан да алтын кешеләр юк дип әйтеп киләм инде мин һәрвакыт, чөнки, алар минем иң зур булышчыларым. Мәктәптә үткән һәр чарада катнашып барырга тырышабыз. Хәзер каникул вакытлары, укучылар мәктәп алды лагерьларына йөриләр. Әле менә алар өчен директорыбыз "Беренче театр" әсәрен сәхнәлештерүебезне сорады. Галиәскәр Камалның бу әсәре үзе 9-10 сыйныфларда гына өйрәнелә, ләкин безнең нәни артистларыбыз өчен бу бернинди авырлык та тудырмады. Киресенчә, аларга ул ошады, сүзләрен дә бик җиңел генә өйрәнделәр, репетицияләргә дә бик дәртләнеп йөрделәр", - ди җитәкчеләре. Бала белән җитәкче генә түгел, ә җитәкче белән ата-ана арасында да җылы, яхшы мөнәсәбәтләр булырга тиеш. Шулай булганда гына, теләгән нәтиҗәләргә ирешеп буладыр.
"Әлеге "Чишмәкәй" түгәрәгенә балаларыбыз бик теләп йөриләр. Ул, беренче чиратта, җитәкчедән дә торадыр инде. Ике арада хөрмәт һәм ярату булмаса, бер эш тә барып чыкмас иде, балалар да йөрмәс иде. Чөнки, сабый балага үзе теләмәгән эшне мәҗбүри эшләтү бик авыр, күп вакытта мөмкин дә түгел. Ә монда алар канатланып йөриләр. Театрдан тыш, җитәкчеләре белән бергә башка бик күп төрле чараларда катнашалар, шуларның берсе - "Мин татарча сөйләшәм" акциясе",- ди әти-әниләр комитеты җитәкчесе Алия Гайсина.
Әти-әни, җитәкче ни генә әйтмәсен,ә чын дөресе балаларның күзләреннән күренә. "Чишмәкәй"гә йөрүче балалар сәхнәгә менгәч, чын артистларга әйләнәләр дә куялар. Һәрбер рольне җаннарын биреп, үтә дә килештереп уйныйлар алар. Буш вакытларын да тулысынча репетицияләргә багышлыйлар. Гадәттәгечә, алар дәресләрдән соң, кичке якта яисә ял көннәрендә була. "Дусларыгыз өйләренә кайтып киткәндә, сез аларга кызыгып калмыйсызмы?", - дигән сорауга, бертавыштан "Юк, безнең чын артистлар буласыбыз килә", - дип җавап бирәләр алар.
Узган ел Галиәскәр Камалның тууына 100 ел булган иде. Шушы уңайдан "Чишмәкәй" театр түгәрәгенә йөрүче балалар, "Беренче театр" әсәрен сәхнәләштереп, аны видеога төшереп, Мәскәүгә регионара конкурска җибәргәннәр. Нәтиҗәләре дә озак көттермәгән, нәни артислар 3 нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булганнар. Җиңүче дипломнарын аларга танылган артистлар тапшырганнар, мастер-класслар күрсәткәннәр. Балаларның күңеле юктан да була бит. Үзләре өчен өлге булып торган кешеләр белән очрашу аларга, тагын да тырышып эшләр өчен, этәргеч булгандыр.
Эльвира Гайнетдинова
Әнисә Хуҗина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев