Шəhри Чаллы

Чаллыда бер ир-ат эш урынында үзенә кул салган

Чаллының 11 комплексында урнашкан офиста үзенә кул салган ир мәете табылган, дип хәбәр итә chelny-izvest.ru. Ул әлеге офиста эшләгән булган. 53 яшьлек ирне беренче булып хатыны күреп ала. Ул ире телефонын алмаганлыктан борчылып, аның эш урынына килә һәм аның җансыз гәүдәсенә тап була. Ир кеше үләр алдыннан хат та язып...

Чаллының 11 комплексында урнашкан офиста үзенә кул салган ир мәете табылган, дип хәбәр итә chelny-izvest.ru. Ул әлеге офиста эшләгән булган. 53 яшьлек ирне беренче булып хатыны күреп ала. Ул ире телефонын алмаганлыктан борчылып, аның эш урынына килә һәм аның җансыз гәүдәсенә тап була. Ир кеше үләр алдыннан хат та язып калдырган, тик аның ни хакында икәнлеге әйтелми. Чаллының 52 комплексында тагын бер фаҗига булган. Анда гәүдәсенең аскы ягы параличланган 72 яшьлек ир үз-үзенә кул салган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: