Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бишенче каттан егылып төшкән баланың хәле авыр

Чаллыда йортның бишенче катыннан егылып төшкән биш яшьлек кыз баланың хәле авыр дип бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Кама медицина балалар үзәгенең матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина хәбәр итте. "Баланы башта, баш миенә компьютер томографиясе үткәрү өчен, Чаллы Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә салдылар. Аннан соң аны Кама медицина...

Чаллыда йортның бишенче катыннан егылып төшкән биш яшьлек кыз баланың хәле авыр дип бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Кама медицина балалар үзәгенең матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина хәбәр итте.

"Баланы башта, баш миенә компьютер томографиясе үткәрү өчен, Чаллы Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә салдылар. Аннан соң аны Кама медицина балалар үзәгенең реанимация бүлегенә алып килделәр. Хәзер табиблар тикшерү уздыра һәм кирәкле ярдәмне күрсәтә. Баланың хәле авыр дип бәяләнә", - дип белдерде Диләрә Эстрина.
Бала кичә 12.30 сәгатьтә, бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/08/146006/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев