Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Бременские музыканты” скверы төзелә

Чал­лы­ның ида­рә ком­па­ни­я­лә­ре һәм пред­при­я­ти­е­лә­ре чә­чәк­ләр фес­ти­ва­ле­нә әзер­лек эш­лә­рен баш­лап җи­бәр­де­ләр. Бы­ел ул Чул­ман прос­пек­тын­нан мәй­дан­га ка­дәр Хә­сән Ту­фан прос­пек­ты бу­ен­ча оеш­ты­ры­ла. Мон­нан тыш, шә­һәр­нең баш­ка урын­на­ры­на да кү­ләм­ле ком­по­зи­ци­я­ләр ур­наш­ты­ры­ла­чак.

Шә­һәр­не чә­чәк ком­по­зи­ци­я­лә­ре бе­лән би­зәү­гә "Элек­тро­тех­ник­лар" ида­рә ком­па­ни­я­се дә зур өл­ше кер­тә. Бы­ел әле­ге кол­лек­тив Чал­лы та­тар дәү­ләт дра­ма те­ат­ры бе­лән 6/12 йор­ты ара­сын­да­гы таш­лан­дык урын­ны тәр­тип­кә ки­те­рер­гә җы­е­на. Тиз­дән би­ре­дә "Бре­менс­кие му­зы­кан­ты" скве­ры бар­лык­ка ки­лә­чәк.

"Бу урын­да күп ел­лар тәр­тип­сез­лек хө­кем сөр­де. Без чүп-чар­ны җы­еш­ты­рып, түк­тек. 15 "Ка­мАЗ" ма­ши­на­сы ка­ра җир ки­тер­дек. Юл­лар­га ас­фальт җәй­дек. Тиз­дән бу­яу эш­лә­рен тә­мам­лап, эс­кә­ми­я­ләр һәм як­тырт­кы­чы­лар ку­я­быз. Ар­ба һәм "Бре­менск му­зы­кант­ла­ры"­ның ба­ры­сы­ның да фи­гу­ра­ла­ры сквер­ның төп би­зә­ге бу­ла­чак. Алар чә­чәк­ләр бе­лән ура­тып алы­на­чак, - ди про­ект ту­рын­да "Элек­тро­тех­ник­лар" ида­рә ком­па­ни­я­се ге­не­раль ди­рек­то­ры Ил­ги­зәр Има­нов. - Фи­гу­ра­лар ясал­ган ин­де. Алар әле­гә ос­та­ха­нә­дә. Сквер­ны ав­густ ур­та­сын­да ачар­га җы­е­на­быз."

Мон­нан тыш, Ил­ги­зәр Има­нов әй­тү­ен­чә, ида­рә ком­па­ни­я­се ПАД­ка юл һәм сквер ара­сын­да­гы җә­яү­ле­ләр сук­ма­гын яңар­ту­ны со­рап мө­рә­җә­гать ит­кән. Нә­ти­җә­дә җә­яү­ле­ләр юлы тө­зек­лән­де­рел­гән.

"Чал­лы хал­кы чә­чәк­ләр фес­ти­ва­лен бер урын­да үт­кә­рү­гә кү­нек­кән. Тик бәй­рәм­нең икен­че ягы да бар бит. Бу ма­тур­лык­ка шак­тый күп ак­ча һәм хез­мәт са­рыф ите­лә, аның бе­лән бер көн ге­нә хо­зур­ла­ныр­га мөм­кин. Мин шә­һәр­дә ишек ал­ла­рын­да ха­лык өчен күб­рәк ял урын­на­ры бу­лыр­га ти­еш ди­гән фи­кер ягын­да то­рам. Без хез­мәт итә тор­ган йорт­лар­да яшәү­че­ләр би­ре­гә ки­леп, буш ва­кыт­ла­рын кү­ңел­ле итеп уз­дыр­сын­нар иде", - ди ге­не­раль ди­рек­тор.

Ком­па­ни­я­нең әле­ге сквер­ны тө­зек­лән­де­рер­гә алы­нуы юк­ка тү­гел. "Элек­тро­тех­ник­лар" ида­рә ко­мап­ни­я­сен­дә Тө­зү­че­ләр буль­ва­ры­ның бу өле­шен ре­монт­ла­гач, кал­ган өле­шен­дә­ге эш­ләр­не дә­вам итәр­гә шә­һәр дә бу­лы­шыр дип өмет­лә­нә­ләр.

Зөл­фия ФО­А­ТО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев