Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда быел балалар бакчасына юллама ничә балага биреләчәге билгеле булды

1 апрельдән Чаллыда 2018-2019 елларга балалар бакчасына төркемнәр җыю башлана. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында сигез меңнән артык балага юллама биреләчәк дип планлаштырыла. «Без алдан ук урыннарны билгеләү турында карар чыгардык һәм аны мәгариф идарәсе сайтында бастырдык. Быел җиде меңләп бала балалар бакчасыннан китә һәм сигез меңнән артык нәниләр аларның урынына...

1 апрельдән Чаллыда 2018-2019 елларга балалар бакчасына төркемнәр җыю башлана. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында сигез меңнән артык балага юллама биреләчәк дип планлаштырыла. «Без алдан ук урыннарны билгеләү турында карар чыгардык һәм аны мәгариф идарәсе сайтында бастырдык. Быел җиде меңләп бала балалар бакчасыннан китә һәм сигез меңнән артык нәниләр аларның урынына килә, - дип сөйли Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Винер Харисов. - Беренче эш итеп юлламалар 2014 елда туган балаларга биреләчәк, аларга инде 4 яшь тирәсе. Икенче чиратта, 2015 елда туган 7200 бала, аларга өч яшь тула. Тагын 600 бала нәниләр төркеменә барачак». Балалар бакчасына урын белән тәэмин итү буенча иң авыр хәл шәһәрнең 35, 36, 37 микрорайоннарында. Анда дүрт балалар бакчасы ачылуга да карамастан, барысына да урын җитми. Ата-аналар ризалыгы белән 100 бала Чаллының башка мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына юлланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев