Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бәйрәм мәйданчыкларына тикшереп кертәчәкләр

Яңа ел бәйрәмнәрендә хокук сакчылары көчәйтелгән режимда эшлиячәкләр. Аларга муниципаль хезмәткәрләр, иҗтимагый тәртипне саклаучы "ФОРПОСТ" яшьләр үзәгенә йөрүчеләр, дружиначылар да ярдәм итәчәк. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча идарәсенең

жәмәгать тәртибен саклау бүлеге башлыгы Румил Гыймадиев әйтүенчә, шәһәребездә эшләп килүче алты яңа ел шәһәрчеге даими төстә саперлар һәм кинологлар тарафыннан тикшерелеп тора. Моннан тыш андагы күңел ачу мәйданнары да уратып алынган. Аларга видеокүзәтү урнаштыру да планлаштырылган. Бәйрәм мәйданнарына чаллыларны тикшереп кенә кертәчәкләр. Исерткеч эчемлекләр белән керү тыела. Раштуа көнендә дә шәһәребезнең җиде чиркәвендә бәйрәм чаралары үткәреләчәк. Аларда да җәмәгать тәртибен саклау буенча чаралар күрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев