Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Чәк-чәк бәйрәме узачак

20 декабрьдә Чаллы шәһәренең "Нур" Яшьләр үзәгендә "Чәк-чәк" бәйрәме үткәрелә. Быелгы программа шулай ук "Уңган килен" бәйгесен дә үз эчендә ала. Бу бәйгедә 16-25 яшьлек кызлар катнашачак, милли уеннар оештырылачак, татар милли ризыгы - чәк-чәктән авыз итеп булачак.

"Уңган килен" бәйгесендә катнашырга теләүче кызлар әле гаризаларын "Мизгел" Милли мәдәният клубына 16 декабрьгә кадәр тапшырырга өлгерә. Бәйрәм "Нур" үзәге һәм шәһәрнең Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәме белән оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев