Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда диңгез кысласы һәм форель (керкә) балыгы үрчетәчәкләр

Татарстан территориясендә Россиядә беренче булган аквакультура җитештерү кластеры ачылачак. Чаллы янындагы мәйданчыкта мәрсин, сөләйман, форель, сом балыклары һәм диңгез кыслалары үрчетәчәкләр. Бер мәйданчыкта бервакытта берничә төр аквакультура булачак. Килешүләр тизрәк төзелсен өчен, балык үрчетү буенча федераль агентлык әлеге структураның территориаль идарәсен көчәйтергә һәм Татарстанда агентлыкның территориаль идарәсе урынбасары вазифасын кертергә...

Татарстан территориясендә Россиядә беренче булган аквакультура җитештерү кластеры ачылачак. Чаллы янындагы мәйданчыкта мәрсин, сөләйман, форель, сом балыклары һәм диңгез кыслалары үрчетәчәкләр. Бер мәйданчыкта бервакытта берничә төр аквакультура булачак. Килешүләр тизрәк төзелсен өчен, балык үрчетү буенча федераль агентлык әлеге структураның территориаль идарәсен көчәйтергә һәм Татарстанда агентлыкның территориаль идарәсе урынбасары вазифасын кертергә ниятли. Шулай итеп, балык үрчетү кишәрлекләренә квотага һәм сатуга рөхсәт хәзер элеккечә Самарада түгел, ә Татарстанда биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев