Шəhри Чаллы

ЧАЛЛЫДА ЭШМӘКӘРЛӘРНЕ КЕМ АЛДЫЙ?

Чаллыда, күзәтчелек оешмалары хезмәткәрләре рәвешендә килеп кереп, эшмәкәрләрдән алдап акча алырга теләүче мошенниклар активлашты. Шуларның кармагына ничек эләкмәскә - бу турыда "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы әзерләгән репортажны укыгыз. "Кулланучылар почмагын" "дөресләү" өчен өч мең Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы буенча территориаль бүлеге хезмәткәрләре соңгы вакытта алар исеменнән оештырыла торган...

Чаллыда, күзәтчелек оешмалары хезмәткәрләре рәвешендә килеп кереп, эшмәкәрләрдән алдап акча алырга теләүче мошенниклар активлашты. Шуларның кармагына ничек эләкмәскә - бу турыда "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы әзерләгән репортажны укыгыз.
"Кулланучылар почмагын" "дөресләү" өчен өч мең
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы буенча территориаль бүлеге хезмәткәрләре соңгы вакытта алар исеменнән оештырыла торган тикшерүләрнең ялган булуын, аларның бу тикшерүләргә катнашы булмавын игълан итәргә мәҗбүр булды.
"Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы буенча территориаль бүлегенең кайнар телефонына эшмәкәрләр шалтырата башлады. Алар, билгеле бер бәягә үз хезмәтләрен тәкъдим итүче, туйдырып бетергән тикшерүчеләргә зарлана. Контролерлар үзләрен кулланучы хокукларын яклау комитеты хезмәткәре дип таныштыра һәм тикшерү булачагын хәбәр итә. Аерым алганда, ревизорлар килгәндә "Кулланучы почмагы" стендына аеруча игътибар бирәчәк, диләр. Әлеге стендта сатучы турында мәгълүмат, кулланучы хокукларын яклау өлкәсендәге норматив документлар, тикшерүче органнарның телефон номерлары булырга тиеш. Эшмәкәрнең мондый почмагы булса да, "кунаклар" 2,5-3 мең сумлык документлар пакетын сатып алырга кыстый. Имеш, иң яңа, иң актуаль документлар алмыйча, сәүдә ноктасы тикшерүне уза алмаячак. Чынлыкта исә андый документларны теләсә кайсы китап кибетендә арзанрак бәягә дә алып була", - дип аңлаттылар "Татар-информ" хәбәрчесенә территориаль бүлектә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы буенча территориаль бүлегенә ел башыннан бирле шундый әдәбият таратучылар турында кимендә унбиш шикаять килгән.
"Гражданнарның мөрәҗәгатен тикшерү һәм консультация өчен без түләү алмыйбыз", - дип хәбәр иттеләр Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы буенча территориаль бүлеге хезмәткәрләре.
"Бу темага соңгы шалтыратуны бүген иртән кабул иттек. Исемен әйтергә теләмәгән эшмәкәр, аның янына ниндидер кешеләр килеп, инде билгеле схема буенча документлар пакеты сатып алырга тәкъдим иткән, - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы буенча территориаль органының үсеш һәм эчке базарны координацияләү бүлеге җитәкчесе Роза Прилукова. - "Кунак"ларның гамәлләрен мошенниклык дип әйтеп булуын раслый алмыйм. Ләкин эшмәкәрләр белән аралашуда алар "кулланучы хокукларын яклау комитеты", "тикшерү", "кирәкле документация" сүзләрен кулланалар. Шуңа күрә эшмәкәрләр чыннан да тикшерү белән куркытучы һәм түләүле хезмәтләр тәкъдим итүче Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән сөйләшәм, дип уйлый. Чынлыкта исә бу бөтенләй дөреслеккә туры килми".
Ведомство вәкиле сүзләре буенча, бүгенге көндә Дәүләт алкоголь инспекциясе барлык тикшерүләрне дә прокуратура белән килешеп кенә оештыра. Коммерцияле структурага тикшерү белән бару өчен ныклы нигезләмә кирәк. Моннан тыш, барлык тикшерүләр дә теркәлеп бара. Аларны Татарстан Республикасындагы шәхси эшмәкәрләрне һәм юридик затларны Тикшерү планына кертәләр. Болар барысы да кече һәм урта эшмәкәрлекне дәүләт структуралары басымыннан яклау өчен эшләнә.
"Алло, балаларга томографка акча бирегез әле!"
Чаллыда мошенникларның контролер булып кылануының беренче очрагы гына булмавын искәртергә кирәк. Быелның гыйнвар аенда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев Чаллының коммерцияле сруктураларына мошенникларның телефоннан һөҗүменә шәхсән үзе дә ирексездән катнашырга мәҗбүр булган.
"Татар-информ" хәбәрчесенә Илгизәр Бариев әйткәнчә, гыйнвар уртасында аңа оешма һәм предприятие җитәкчеләре шалтырата башлаган. Алар, ниндидер бер кеше, Бариев булып кыланып, балалар поликлиникасындагы томографны төзәтү өчен, матди ярдәм сорап шалтыратуын хәбәр иткән.
"Егермедән артык шалтырату булган, бәлки күбрәктер, - дип сөйләде Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе. - Башта мошенниклар шәхси медицина клиникаларына шалтыраткан, аннары сәүдәгә, рестораннарга һәм башкаларга керешкәннәр. Мошенникларга зарланып шалтыратулар атна буена дәвам иткән. Мөрәҗәгать итүчеләр - мине шәхсән белгән кешеләр, тавышы да нәкъ минекенә охшаган булуын әйтте. Таныш булмаган кеше номиналь сумма сораган, кайвакыт 50 меңгә кадәр арттырып җибәргән".
Бариев сүзләре буенча, 17 гыйнварда, шәхсән аның кушуы буенча, прокуратура һәм полициягә хат язганнар. Җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тиз арада мошенник шалтыраткан номерны ачыклаган. Хәтта шалтыратуның каян килгәнен дә билгеләгәннәр - Мәскәү яныннан булып чыккан. Шулай да, башка мәгълүмат ачыклап булмаган.
"Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин әйткәнчә, бу эш буенча оператив-тикшерү эшләре бара. Ләкин ул тикшерүнең бу этаптагы нәтиҗәләре турында сөйләп тормады.
"Фасадны боздыңмы? Әйдә, протокол төзибез!"
Күптән түгел генә Чаллыдагы эшмәкәрләргә мошенниклар һөҗүменең тагын бер ысулы турында сүз чыкты.
Февраль азагында бер эшмәкәр кибетенә ачыктан-ачык тикшерүчеләр һөҗүм итү сурәтләнгән видеоны социаль челтәрләргә куйды. Ул материалны шәһәр администрациясенең социаль челтәрләрдәге рәсми битенә урнаштырган һәм ялыктыргыч "кунак"лардан яклауны сораган.
"Татар-информ" хәбәрчесенә эшмәкәр Владимир Мозжаков үзе әйткәнчә, түрәләрнең аның кибете белән начар кызыксынуы кулга телефон алырга мәҗбүр иткән.
"Минем хуҗалык товарлары кибетем бар. Ул ЗЯБ бистәсендәге 17 нче комплекстагы сәүдә үзәгендә урнашкан, - дип әйтте Владимир. - Февральдә минем янга ике тапкыр түрәләр килде. Беренче тапкырында, чын мәгънәсендә, өч "амбал" бәреп керде. "Бөтен фасадка теләсә нәрсә ябыштырылган", дип бәйләнә башладылар. Алар бернинди документ та күрсәтмәде. Телдән генә, шәһәр администрациясенән килдек, дип белдерделәр. Шуннан соң, бөтен кибет буйлап йөреп, кычкырып сөйләштеләр, сүгенешә башладылар. Баштарак мин ситуацияне көйләмәкче булып карадым. "Әйдәгез, табличканы сүтеп алам", дип әйттем".
Тикшерүчеләр риза булмаган. Хәзер протокол төзибез, дигәннәр. Владимир ул кәгазьгә имза куюдан баш тарткан. Нәтиҗәдә, хезмәткәрләр, протокол язмыйча, китеп барган.
Мозжаков сөйләгәнчә, шуннан соң, аның янына тагын "шәһәр администрациясеннән" килгәннәр. Хатын-кызларның берсе таныклык күрсәткән. Ләкин эшмәкәр анда нәрсә язылганын укып өлгермәгән. Ханым бик тиз генә таныклыкны ябып, сумкасына салып куйган. Тикшерүчеләр кибет буйлап йөри башлаган, дәгъва белдергәннәр, "бозылган фасад" өчен протокол төзү белән янаганнар. Өстәвенә, бу очракта кибет янында эленеп торган "ледоход" сату турындагы игълан ошамаган. Ревизорлар игъланны, киштәләрдә торган "ледоход"ларны фотога төшереп алган.
"Бу хатыннарның турыдан-туры минем кибеткә килүенә шигем калмады. Алар башка сәүдә нокталары белән кызыксынмады. Бу алдагы очракның дәвамы булып тоелды. Шуңа күрә, мин кулыма телефон алып, аларны камерага төшерә башладым", - диде Владимир.
Камера теркәгән кадрлардан аңлашылганча, тикшерүчеләрнең бер дә сюжет герое буласы килмәгән. "Без сезгә әйтеп куярга теләгән идек, ләкин үзегезне шулай тоткач, протокол төзергә туры килә", дигәннәр. Шулай да бу юлы да документ төзелмәгән. Тикшерүчеләр, максатларына ирешә алмыйча, китеп барган. Кибет хуҗасы аларның максаты булуында шикләнми. Ләкин нинди икәнен аңламый.
"Миннән ни телиләр, аңламыйм, - ди эшмәкәр. - Игъланны алып атарга кушсалар - бу бер очрак. Ә бит безнең бөтен Сарман тракты "уенчыклар" һәм такси игъланнары белән тулган. Бу реклама беркемне дә кызыксындырмый".
"Татар-информ" хәбәрчесе комментарий сорап, шәһәр башкарма комитетының эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү буенча бүлек җитәкчесе Айрат Сәгъдиевка мөрәҗәгать итте. Ул бу эшне ачыкларга вәгъдә итте. Шулай да, берникадәр вакыт узганнан соң, хәбәрче кабат шалтыраткач, тикшерүчеләрнең кем булуын ачыклый алмавын белдерде.
"Башкарма комитет хезмәткәрләре дип таныштырсалар да, мөгаен, алар биредә эшләмидер. Без шәһәр башкарма комитетында андый кыяфәттәге кешеләрне ачыклый алмадык. Тикшерү белән бәйле һәркемгә фотографияләрен күрсәттек. Аларны беркем дә танымады. Тикшерү турында мәгълүмат беркайда да теркәлмәгән. Әлбәттә, бу уңайдан билгеле бер сораулар туа. Мәсәлән, әгәр бу ханымнар кагыйдә бозуны туктату өчен, килгән булса, нигә алар протокол төземәгән? Хәтта эшмәкәр кагыйдә бозуын танымаса да, имза куюдан баш тартса да, аны теркәүнең башка ысуллары бар. Гомумән, без, әлбәттә, бүгенге көнгә кадәр мошенниклык версиясен тикшермәдек. Ләкин, кадрга нәкъ менә шундый очрак теркәлгән булуы мөмкин. Ләкин, кабатлап әйтәм, соңгы нәтиҗәләр ясарга иртәрәк әле. Бу факт буенча эчке тикшерү төгәлләнмәгән", - диде Сәгъдиев.
Эшмәкәрлек мохиты: камиллекнең чиге юк?
Шулай да, соңгы вакытта Чаллыда контролер булып кыланучы, эшмәкәрләрне "саварга" теләгән мошенниклар барлыкка килү факты билгеле бер юнәлештә уйланырга мәҗбүр итә. Микроблар арткан кебек, мошенниклар таралсын өчен дә, билгеле бер тирәлек кирәк.
Соңгы тапкыр Чаллыга килгәндә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр Советы сессиясендә чыгыш ясаганда, юкка гына хакимият вәкилләрен кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итәргә чакырмады бит. Ул чыгышында эшмәкәрләр арасында оештырылган сораштыру нәтиҗәләрен китерде. Сораштыру Чаллыдагы эшмәкәрлек климаты республикада иң яхшылар рәтендә булмавын күрсәтә.
Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, сораштыруда катнашкан эшмәкәрләрнең 37 проценты административ басым белән очрашканын, 50 проценты хакимиятнең эшмәкәрләргә тигез мөнәсәбәттә булмавын әйткән. 69 проценты еш килгән тикшерүчеләргә зарланган, 17 проценты алардан законсыз бүләкләр һәм хезмәт күрсәтүләр таләп итүен белдергән.
Шәһәрдә эшмәкәрлек климаты начарлану алдакчы-контролерлар "таралу" өчен уңайлы тирәлек тудырмаганмы икән, дип сорады безнең хәбәрче башкарма комитет вәкиленнән.
Бу сорауга җавап биреп, Сәгъдиев болай диде: "Безнең шәһәрдә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен күп нәрсә эшләнә. Чаллыда эшмәкәрлек климаты шактый уңайлы, дип ышандыра алам сезне. Юкса, акча талау белән очрашкан кешеләр, ялган ревизорлар килгән структураларга шалтыратып тормас иде. Алар дәшм-нитми генә, түләрләр һәм туктарлар иде".
Ләкин шәһәрдә эшмәкәрлек тирәлеген яхшырту өчен, Сәгъдиев сүзләре буенча, резервлар бар әле.
"Без хәзер өстәмә чаралар пакеты өстендә эшлибез. Бу чаралар эшмәкәрлек үсеше өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Исемлек тулысынча ясалып беткәч, бу турыда өстәмә сөйләрбез", - диде шәһәр башкарма комитетының эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе.

http://intertat.tatar/society/challyda-eshm-k-rl-rne-kem-aldyy/

Эльвира МӨХӘММӘТДИНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: