Чаллыда этил спиртлы сыеклыкларның эре партиясе алынды
Яр Чаллы шәһәренең Россия Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре этил спиртлы эчемлекләрне законсыз саклау һәм тарату белән шөгыльләнгән 32 яшьлек шәһәрдәшебезне тоткарлаганнар. Аның складында 8850 литр этил спиртлы сыеклык һәм фармацевтикада кулланыла торган антисептик сыекчасы булган.
Барлык продукция тоткарланып, тикшерү эшләре беткәнче, махсус саклану урынына озатлыган. Дәүләт алкоголь инспекциясе этил спирты һәм башка төрле спиртлы сыекча продукциясен сату тәртибен бозган өчен административ тикшерү эшен кузгаткан, дип хәбәр итә Эчке эшләр идрарәсенең матбугат-хезмәте.
Моннан тыш шәһәребезнең "Райисполком" һәм "Эчке эшләр идарәсе" тукталышларындагы "Аю" һәм "Магазин" кибетләрендә дә алкоголь продукцияне законсыз сату фактлары ачыкланган. Әлеге сәүдә ноктларының хуҗалары, закон нигезендә, 14 көн эчендә кибет-киоскларын сүтәргә тиеш булалар. Гомумән, шәһәребездә мондый төр хокук бозу очракларын ачыклау буенча системалы эш алып барыла. Узган ел эчендә генә дә Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан алкоголь эчемлекләр әйләнеше өлкәсендә 1000 ләп төрле чара үткәрелгән. Тикшерү эшләре нәтиҗәсендә 800 ләп беркетмәләр төзелгән. 2016 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре 38152 литр фальсификацияләнгән алкоголь һәм спиртлы продукцияне әйләнештән алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев