Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда фельдшерга һөҗүм итү очрагын Татарстан Сәламәтлек министры контрольгә алды

Яр Чаллы ярдәм хезмәте станциясенең баш табибы сырхауханәдә пычак белән яраланган фельдшерның хәлен белде. Җәрәхәтләрне аңа чакыру буенча бала янына килгәч, ясыйлар. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова әлеге вакыйганы министр Гадел Вафин үз контроленә алды дип белдерде....

Яр Чаллы ярдәм хезмәте станциясенең баш табибы сырхауханәдә пычак белән яраланган фельдшерның хәлен белде. Җәрәхәтләрне аңа чакыру буенча бала янына килгәч, ясыйлар. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова әлеге вакыйганы министр Гадел Вафин үз контроленә алды дип белдерде. "Зыян күрүче фельдшерның тормышына хәзер берни дә янамый. Аңа бөтен төр ярдәм күрсәтеләчәк", - дип өстәде А. Сәлимҗанова. Исегезгә төшерәбез, кичә ике фельдшердан тораган бригада (хатын-кызлар) ГЭСта урнашкан бистәгә 5 айлык балага ярдәм күрсәтү өчен килә. Медикларны сабыйның исерек әтисе һәм апасы каршы ала. Тикшерү вакытында исерек хатын-кыз бер фельдшерның аркасына пычак белән кадый. Бу хәлдән соң фельдшерлар подъездга йөгереп чыга һәм булганнар турында сменаның өлкән врачына хәбәр итә. Вакыйга булган урынга полиция экипажы һәм 2 ачыгыш ярдәм бригадасы җибәрелә. Берсе фельдшерга булса, икенчесе - сабыйга. Фельдшер ашыгыч ярдәм күрсәтү хастәханәсенең хирургия бүлегенә урнаштырылган. Баланы инфекцион хастәханәгә озаталар. Аны анда табиб тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев