Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда гаиләләр белән гаиләләр ярыша

"Квест" инглиз теленнән "маҗаралы уен" дип тәрҗемә ителә. Хәзерге көндә бик актуаль. Бигрәк тә яшьләр арасында. Элек без уйнаган качышлы, әбәкле генә түгел инде бу. Монда хәрәкәте дә бар, логик биремнәре дә җитдин ашкан. Әйтик, компьютер уены шәкелендәге "квест" ның асылы болайрак: төп каһарманга бер ноктадан икенче ноктага барып җитәргә...

Чаллыда да шундый "квест" оештырып җибәрделәр - "Әтиләр квесты" дип атала ул. Бу атнада аның дүртенче этабы узды. Әлеге ярыш-уен үзенең асылы белән кайчандыр бик популяр булган "Әти-әни мин - спорт гаиләсе" телевизион уенны хәтерләтә. Гаилә белән гаилә ярыша. Хәер, ярыша дип әйтү дөрес тә булмас, монда төп максат җиңү түгел, ә катнашу: каршылыкларны җиңеп, финиш сызыгына ата кешенең улы яисә кызы белән бергә барып җитүе.

4 нче этапта сынаулар төрле иде: тизлеккә чаңгыда шуу, туктап мишеньгә ату. Анысын чын чаңгы биатлонындагы кебек оештырганнар. Тупларга тидерә алмаган очракта - штраф: өстәмә әйләнеш ясарга туры килә.

Балаларның үзләренә дә кызык: биремнәрне ансат кына үтиләр. "Иң авыры - тюбингта шуып төшәр өчен тауга менү булды, - дип сөйли Альбина Шәгаләмова исемле кыз. Әтисе Марсель дә ярышны бик ошаткан. "Икебезгә дә ошады. Дулкынландыргыч та, кызык та. Адреналин шәп чыга", - ди ул.

"Квест" та катнашучыларның күбесенә охшаган ул тюбинкта шуып төшү өлеше. Ә менә кул пычкысы белән агач кисү - монысы инде бала белән атның булдыклылыгын тикшерә. Бүгенге көндә бөтен аталы-уллы да мондый эшкә сәләтле түгел. Кул пычкысын гомерендә кулга тотып карамаган кешеләр дә бар. Тик бу ярышта катнашучылар гына түгел. Чөнки алар өчен уен биремнәре алдан билгеле иде инде. Пычкы белән утын кисә белмәгән килеш катнашырга теләк белдермәгәннәрдер, шәт.

Утын кискәннән соң бөтенләй башка ярыш - скакалкада да сикерү башлана. Монысы белән һәр бала таныш, билгеле.

"Әтиләр квесты" ярышы 21 көн дәвамында уза. Өч көн саен катнашучыларга төрле биремнәр бирелә. Әлеге биремнәрне ата белән бала бергәләп чишәргә тиеш. Ярыш-уенның максаты да шунда - гаиләдә мөнәсәбәтләрне яхшырту, ата белән бала арасын ныгыту. Катнашучылар моны тоялар. Бер-бер артлы ияреп килгән төрле кыенлыкларны кичеп, финиш сызыгын узганнан соң, хис-кичерешләре эчләренә сыймый.

Алексей Башан улы Әмир белән һәр этапны яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтеп үтеп баралар. "Катнашуыма үкенмим, бик шатмын. Нәтиҗәләр белән дә канәгатьмен, - ди әти кеше. - Әмир, ниндидер этапны узган саен һаман "әйдә, әти, әйдә, икенче этапта да катнашабыз", - ди. Уңай үзгәрешләр күзгә күренеп сизелә. Бала белән мөнәсәбәтләр күпкә яхшырак. Бер-беребезне ике сүздән аңлый башладык".

Дөресен генә әйткәндә, әлеге ярышны оештыручылар үзләре дә канәгать. Алга таба "Әтиләр квесты"н гомумшәһәр чара итеп оештырмакчылар.

ТР "Әтиләр берләшмәсе" нең Чаллыдагы бүлек җитәкчесе Юрий Соленов сүзләренә караганда, аларның бу көченнән килә. Берләшмәдә коллектив зур, үзара мөнәсәбәтләр яхшы. Башка ата-аналар янына барып, аларның балалары белән сөйләшеп "квест" ка чакыру берләшмә әгъзаларына кыенлык тудырмый. Шатлана-шатлана катнашчаклар, ди җитәкче.

Әйткәнемчә, әлеге уен-ярышны оештурчыларның максаты иң көчлене, иң акыллы, җитез-өлгерне ачыклау түгел. Ә гаиләләр сәламәтлеген ныгыту, бердәмлеген камилләштерү. Квесттагы биремнәрне үтәү ул бөтен кешенең дә хәленнән килми бит әле. Үз балаң белән бергә катнашып, барлык сынауларны да узып, финиш сызыгына килеп җитә алгансың икән, бу инде үзе бер зур җиңү, ди катнашучылар.

Фоат Шамилев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев