Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Гөлгә бизәп гомер юлларын...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды

Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар китапханәсендә "Гөлгә бизәп гомер юлларын..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә китап укучылар шәһәребезнең күренекле шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар. Әлеге очрашуга шагыйрәнең иҗатташ дуслары Сирень Якупова, Марс Яһудин, Айгөл Әхмәтгалиева һ.б. килгән иде. Алар,...

Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар китапханәсендә "Гөлгә бизәп гомер юлларын..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Кичәдә китап укучылар шәһәребезнең күренекле шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар. Әлеге очрашуга шагыйрәнең иҗатташ дуслары Сирень Якупова, Марс Яһудин, Айгөл Әхмәтгалиева һ.б. килгән иде. Алар, шагыйрәнең иҗатын бәяләп, үзләренең җылы сүзләрен, ихлас теләкләрен, фикерләрен җиткерделәр.

Талантларга бай Актаныш якларында туып үскән каләм иясе Әлфия Мирзанур кызы үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, кызыклы хатирәләре белән уртаклашты. Аеруча шагыйрәнең шигърият, татар әдәбияты, туган телебез турындагы гамьле уй-фикерләре очрашуга килүчеләрнең күңел кылларын тибрәтте. Әлфия Ситдыйкова күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән "Яктылык сулышы" исемле шигырьләр җыентыгы белән дә таныштырды.

Авторның кичә барышында китап укучылар, мәктәп балалары, китапханәчеләр тарафыннан укылган шигырьләре исә залда утыручыларны уйландырды, хис дөньясына алып керде. Шагыйрәнең бөтен иҗатына хас темалар - мәхәббәт, туган авыл, табигать, ил һәм кешеләр язмышы. Ул тормышны ничек бар, шулай кабул итә белә һәм йөрәгенә килеп кагылган һәр вакыйганы, һәр күренешне шигъри калыпка салып, әдәби әсәр тудыра. Шагыйрә һәрвакыт ихлас - иҗатында да, тормышта да. Аның бу сыйфаты язган һәр шигырь юлында чагылыш таба һәм шуңа да Әлфия Ситдыйкованың әсәрләре укучыларыбыз күңеленә барып җитү көченә ия.

Зөлфия Шәкүрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев