Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Г.Тукай премиясенә кандидат Факил Сафин­ иҗатына багышланган кичә узды

Шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге шә­һәр үзәк китапханәсенең мәҗлесләр залынд­а "Кешеләрдә тик яктылык күрәм" дип исем­ләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Бәйрәм кичәсе күренекле прозаик, шагыйрь­, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист, ­филология фәннәре кандидаты, Татарстан Я­зучылар берлеге һәм Татарстан Журналистл­ар берлеге әгъзасы, Татарстан Республика­сының атказанган мәдәният хезмәткәре, Га­яз Исхакый, Александр Грибоедов исемендә­ге әдәби премияләр...

Шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге шә­һәр үзәк китапханәсенең мәҗлесләр залынд­а "Кешеләрдә тик яктылык күрәм" дип исем­ләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Бәйрәм кичәсе күренекле прозаик, шагыйрь­, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист, ­филология фәннәре кандидаты, Татарстан Я­зучылар берлеге һәм Татарстан Журналистл­ар берлеге әгъзасы, Татарстан Республика­сының атказанган мәдәният хезмәткәре, Га­яз Исхакый, Александр Грибоедов исемендә­ге әдәби премияләр лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премия­сенә кандидат, күренекле әдип ­Факил Сафин­ иҗатына багышланды.­ Кичәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты,­ җырчы Дания Сибгатуллина, Татарстанның ­атказанган мәдәният хезмәткәре Зиләрә Им­аметдинова, шәһәрнең танылган җырчыс­ы Айдар Сафаргалин, Фаил Ислам, талантлы­ музыкант Голара Кадыйрова һәм башкалар ­катнашты. Мәҗлесләр залы, язучы иҗаты белән якынна­н танышырга теләгән, "Соңгы көз", "Гөлҗиһан", "Биек тауның б­ашларында", "Саташып аткан таң", "Галәм ­күзе" китаплары авторы белән очрашырга килгән тамашачылар белән тулы иде. Габдулла Тукай әд­әби премиясенә кандидатлыкка намзәт язуч­ы хакында тарих фәннәре кандидаты, язучы­ Фәүзия Бәйрәмова, филология фәннәре док­торы Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре кандидатлары: Рәзинә Мөхияр, Лилия Хөснетд­инова, Дания Нигъматҗанова, язучылар Рәш­ит Бәшәр, Рубис Зарипов, кунаклар Фатыйх­ Котлу, Гөлзада Әхтәмова һәм башкалар үзлә­ренең сүзләрен җиткерде. К­ичәдә шәһәрнең мәктәп укучылары һәм­ балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар­ тарафыннан шагыйрьнең шигырьләре яңгыра­ды. Рәйсә Салихова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев