Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хатын-кызларга ярдәм үзәге булдырырыга җыеналар

Төрле авыр хәлләргә юлыккан хатын-кызлар өчен Чаллыда махсус үзәк ,eklshshuf телиләр. Анда шәһәрдәшләребезгә психологик, педагогик һәм медицина ярдәме күрсәтәчәкләр. Шулай ук, хатын-кызларне эшле итү мәсьләсенә дә зур игътибар биреләчәк. Бу хакта "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегендә җитди сөйләшү булды.

Проект авторы Екатерина Воронкова белдерүенчә, аңа еш кына кыен хәлдә калган туташлар, ханымнар белән эшләргә туры килә. "Ялгызыма гына аларның проблемаларын хәл итү бик авыр, монда киңкырлы һәм күмәк ярдәм кирәк ", - ди ул. Моны күздә тотып, якын арада шәһәрнең Мәшъгуллек үзәге, "Диалог" психолого-педагогик ярдәм күрсәтү оешмасы һәм яңа проек авторлары булачак үзәкне булдыру турында янә фикер алышачак. Аның нәтиҗәсе буенча проектны тормышка ашыру юллары каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев