Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хуҗабикәләрне сайлаячаклар

15 март көнне "КАМАЗ" мәдәният сараенда "Яр Чаллы хуҗабикәсе - 2017" бәйгесенең финалы узачак. Әлеге чара шәһәребездә беренче тапкыр уздырыла. Аның максаты - хуҗабикәләрне күпкырлы талант ияләре булуын ассызыклау.

Финалда гүзәл алты ханым ярышачак. Алар үзләре белән таныштырып, иҗади номер, "лайфак" дип аталган файдалы җиңел киңәшләрне күрсәтеп, "Блиц-опрос"та сорауларга җаваплар бирәчәкләр. "Кулинар сәнгать" дип аталган этапта хуҗабикәләр үзләре әзерләгән 3 ризыкны жюри әгъзаларына тәкъдим итеп, аны әзерләү осталыгы белән дә бүлешәчәкләр. Моннан тыш "КАМАЗ" мәдәният сараеның "Вконтакте" битендә бәйгедә катнашучы ханымнарның фотолар буенча тавыш бирү дә бара. Анда җиңү яулаган хуҗабикә "Интернет симпатиясе" номинациясенең җиңүчесе булып танылачак. Бәйгенең оештыручылары - Яр Чаллы Башкарма комитет һәм "КАМАЗ" мәдәният сарае. Башлана кичке алтыда. Бәйгегә барлык шәһәрдәшләребезне көтеп калалар. Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X