Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының иң өлкән кәләшенә – 86 яшь

Га­дәт­тә яңа ел­ның бе­рен­че ай­ла­рын­да 2016 ел­да баш­ка­рыл­ган эш­ләр­гә нә­ти­җә ясый­лар. Чал­лы­ның тан­та­на­лар са­рае да уз­ган ел­да баш­ка­рыл­ган эш­лә­рен бар­ла­ды. 2016 ел­да Чал­лы­да бар­лы­гы 3638 пар тер­кәл­гән, бу 2015 ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да 14,6%ка аз­рак. Тик бор­чы­лар­га урын юк, ЗАГС ида­рә­се баш­лы­гы Ра­ви­лә За­ри­по­ва әй­тү­ен­чә, Чал­лы­да уңай күр­сәт­кеч­ләр дә шак­тый. Әй­тик,...

Мон­нан 10 ел элек ни­ках­ка ке­рү­че ха­тын­нар­ның 55%ы 18-24 яшь­тә бул­са, хә­зер­ге ва­кыт­та кыз­лар­ның 36%ы гы­на бу яшь­тә ки­яү­гә чы­га икән. Әгәр 2006 ел­да 25-34 яшь­тә кыз­лар­ның 30%ы ки­яү­гә чык­са, 2016 ел­да бу күр­сәт­кеч 46%ка җит­кән.

Уз­ган ел­да иң өл­кән ки­яү­гә - 82, ә иң өл­кән кә­ләш­кә 86 яшь бул­ган.

Тер­кәл­гән ни­ках­лар­ның 4%тан ар­ты­гы чит ил граж­дан­на­ры бе­лән бул­ган. Мон­дый ни­ка­ха­лар­ның са­ны 130, бу уз­ган ел­га ка­ра­ган­да 20гә ар­тык. Кыз­лар Төр­кия, Вьет­нам, Египт, Ав­стра­лия, Из­ра­иль, Ита­лия, Фран­ция егет­лә­рен үз итә икән.

Егет­ләр дә 25-34 яшь­тә өй­лә­нү­не ку­лай күр­гән. Уз­ган ел­да тер­кәл­гән ни­ках­лар­ның 56%ын­да ки­яү­ләр 25-30 яшь­тә.

Кыз­га­ныч­ка кар­шы, Чал­лы­да ни­ках­ла­шу бе­лән бер­гә ае­ры­лы­шу­лар да арт­кан. 2016 ел­да 2200 га­и­лә тар­кал­ган. Бу 2015 ел­га ка­ра­ган­да 3,2%ка ар­тык. Биш ел да яшә­мә­гән ир бе­лән ха­тын­нар ае­ры­лы­шу­чы­лар ара­сын­да күп­че­лек­не тәш­кил итә икән. Уз­ган ел­да 52 ел бер­гә яшә­гән ир бе­лән ха­тын да ае­ры­лыш­кан. Уз­ган ел­ның иң кыс­ка го­мер­ле га­и­лә­се 46 көн­нән соң тар­кал­ган.

Зөл­фия ФО­А­ТО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X