Шəhри Чаллы

Чаллыда җиңел машина йөртүче һәлак булган

Чаллыда "Митсубиси" автомобиле каршы як полосага чыгып, "ГАЗель" машинасы белән бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Хәсән Туфан проспекты белән Җиңүнең 40 еллыгы урамы киселешендә килеп чыккан. 46 яшьлек йөртүче идарә итүендәге "Митсубиси Лансер" автомобиле светофорның кызыл уты янган вакытта хәрәкәтен дәвам итә һәм "Газель" йөк машинасына бәрелгән. Һәлакәт аркасында, җиңел машина йөртүченең урынында ук гомере өзелгән. "Газель" машинасы белән идарә иткән 27 яшьлек ир-ат, төрле тән җәрәхәте алса да, хастаханәгә барудан баш тарткан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: