Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җир киштәрләре проблемасы хәл ителә

Татарстанда 300 гә якын ятим бала фатир алачак. Ятимнәрдән тыш, яңа фатирны 45 күпбалалы гаилә дә алачак. Татарстан республикасының дәүләт советы вакытында премьер-министр Алексей Песошин күп балалы гаиләләрне фатир белән тәэмин итү эше алып барылуы турында ассызыклады. Бүгенге көндә Татарстанда 1240 ятим бала һәм 597 күпбалалы гаилә яшәү урынына мохтаҗ....

Татарстанда 300 гә якын ятим бала фатир алачак. Ятимнәрдән тыш, яңа фатирны 45 күпбалалы гаилә дә алачак. Татарстан республикасының дәүләт советы вакытында премьер-министр Алексей Песошин күп балалы гаиләләрне фатир белән тәэмин итү эше алып барылуы турында ассызыклады. Бүгенге көндә Татарстанда 1240 ятим бала һәм 597 күпбалалы гаилә яшәү урынына мохтаҗ.
Узган ел фатир белән 305 ятим бала һәм 50 гаилә тәэмин ителде. Әлеге максатка 491 млн сум акча бүленде. Ә 2018 елда 297 ятим бала һәм 45 күпбалалы гаилә фатир алачак, аның суммасы 504,8 млн сумны тәшкил итәчәк дип исәпләнә.

2018 елның 1 мартына 29 мең гаилә җир киштәрләре белән тәэмин ителде. Хәзерге вакытта Казан, Чаллы шәһәрләрендә төзү инфраструктурасы һәм җир киштәләре җитмәү проблемасы хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев