Шəhри Чаллы

Чаллыда исерек хәлдәге шофер микроавтобуска бәрелгән

Чаллыда исерек хәлдәге шофер микроавтобуска бәрелгән, дип хәбәр итә «Челнинские известия». Юл-транспорт һәлакәте кичә «Вахитов проспекты» тукталышында булган. 10нчы модель «Лада» автомбилен идарә иткән 22 яшьлек егет пассажирларны төшерергә дип туктаган микроавтобуска килеп бәрелгән.

Басма хәбәреннән күренгәнчә, «Лада» шоферы исерек булган. Юл-транспорт һәлакәте аркасында микроавтобус пассажирлары - 39 яшьлек ир-ат һәм 18 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: