Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иске машина көпчәкләреннән табыш алалар

Чаллыда кулланыштан чыккан машина шиннарын хәзер эшкәртеп, төрле төзелеш материаллары ясыйлар. "Кориб" компанияләр төркеменә кергән "Гранд НЧ" предриятиесе җилем тәгәрмәчләрдән резина балчыгы, плиткалар һәм каплау өчен җәймәләр җитештерә. Заводның егәрлеге аена 200 тонна шинаны эшкәртерлек. Бирегә яраксыз көпчәкләрне бөтен Чулман төбәгеннән китерәләр. Белгечләр төбәктә 700 мең чамасы автомобиль бар дип...

Чаллыда кулланыштан чыккан машина шиннарын хәзер эшкәртеп, төрле төзелеш материаллары ясыйлар. "Кориб" компанияләр төркеменә кергән "Гранд НЧ" предриятиесе җилем тәгәрмәчләрдән резина балчыгы, плиткалар һәм каплау өчен җәймәләр җитештерә. Заводның егәрлеге аена 200 тонна шинаны эшкәртерлек. Бирегә яраксыз көпчәкләрне бөтен Чулман төбәгеннән китерәләр. Белгечләр төбәктә 700 мең чамасы автомобиль бар дип исәпләгәннәр. Ел саен аларның яртысына көпчәкләрен алыштыру таләп ителә.

Инде шиналарны эшкәртү предприятиесендә мичкә яки учакка ягу өчен файдалануга яраклы кирпечләр дә эшләп чыгарырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев