Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иске йола буенча христиан динен тотучылар чиркәве эшли башлады

Чаллының Шамил Усманов урамында иске йолалар (старообрядчество) буенча христиан динен тотучылар өчен чиркәү ачылды. Ул Илья пәйгамбәр исеме хакына дип аталган. Иске йола буенча христиан дине тотучылар саны Чаллыда күп түгелләр, общинада 70 кеше тора. Әлеге чиркәү 10 ел буе төзелде. Бу дини юнәлеш белән гыйбәдәт кылучылар аз булу сәбәпле...

Чаллының Шамил Усманов урамында иске йолалар (старообрядчество) буенча христиан динен тотучылар өчен чиркәү ачылды. Ул Илья пәйгамбәр исеме хакына дип аталган.

Иске йола буенча христиан дине тотучылар саны Чаллыда күп түгелләр, общинада 70 кеше тора.

Әлеге чиркәү 10 ел буе төзелде. Бу дини юнәлеш белән гыйбәдәт кылучылар аз булу сәбәпле аңа ярдәм итүчеләр аз иде.

Провослав христиан дине әһелләре иске йолалар белән баручыларны яратып бетермиләр, динне таркатучылар, дип кабул итәләр. Аларның чиркәүләрендә генә түгел гыйбадәт кылуларында да аерма бар, әйтик, провославлар өч бармак белән чукына, иске йолачылар ике бармак белән генә. Моннан тыш иске йола белән яшәүче рус халкы бары тик химия табыйгый ризыклар белән генә туклана, киемнәре озын, шәрә тән күрсәтеп йөрмиләр һ.б.

Гыйбәдәт йортын ачу бәйрәменә Казаннан һәм республикабызның башка төбәкләреннән кунаклар килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев