Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ислам үзәге төзелә

ГЭС бис­тә­се­нең 3 нче ком­п­лек­сын­да "Яңа­рыш" ис­лам үзә­ге тө­зе­лә. Дө­рес­рә­ге, ул то­рак йорт­ның ас­кы кат­ла­рын­да ур­на­ша­чак. Ком­п­лекс 2016 ел­да сү­тел­гән "Йол­дыз" мәд­рә­сә­се уры­нын­да бу­ла­чак. Би­ре­дә 117 фа­тир­га исәп­лән­гән ал­ты кат­лы ике то­рак би­на тө­зү план­лаш­ты­рыл­ган бул­ган. Хә­зер ал­тын­чы кат­ка ка­дәр ике йорт та кү­тә­рел­гән, та­гын 3 кат­ны өс­тәп тө­зи­я­чәк­ләр. Җир...


ГЭС бис­тә­се­нең 3 нче ком­п­лек­сын­да "Яңа­рыш" ис­лам үзә­ге тө­зе­лә. Дө­рес­рә­ге, ул то­рак йорт­ның ас­кы кат­ла­рын­да ур­на­ша­чак. Ком­п­лекс 2016 ел­да сү­тел­гән "Йол­дыз" мәд­рә­сә­се уры­нын­да бу­ла­чак.

Би­ре­дә 117 фа­тир­га исәп­лән­гән ал­ты кат­лы ике то­рак би­на тө­зү план­лаш­ты­рыл­ган бул­ган. Хә­зер ал­тын­чы кат­ка ка­дәр ике йорт та кү­тә­рел­гән, та­гын 3 кат­ны өс­тәп тө­зи­я­чәк­ләр. Җир мөх­тә­си­бәт мил­кен­дә са­на­ла. Бе­рен­чел план бу­ен­ча бер йорт­ның ике ка­тын­да Ка­ма ар­ты тө­бә­ге бу­ен­ча Хаҗ Фон­ды, Хә­ләл Үзәк, Вакф Фон­ды ур­на­ша­чак дип уй­ла­ныл­ган бул­ган. Хә­зер­ге ва­кыт­та бу план­нар­ның үз­гә­рү мөм­кин­ле­ге ту­рын­да гө­ман­лар­га мөм­кин. Әл­фәс хәз­рәт Гай­фул­лин әй­тү­ен­чә, "Тө­зе­леш тә­мам­лан­мый то­рып, тө­гәл ге­нә мөх­тә­си­бәт­нең кай­сы бү­лек­лә­ре би­ре­дә бу­ла­ча­гын әй­тү кы­ен, чөн­ки план­нар үз­гә­реп то­ра. Мөс­ли­мә­ләр бер­ле­ге­нә дә, хаҗ бү­ле­ге­нә дә, яшь­ләр­гә дә би­на ки­рәк. Без­гә мө­сел­ман ба­ла­лар бак­ча­ла­ры, спорт­зал­лар, ба­ла­лар һәм яшь­ләр өчен клуб­лар ки­рәк. Бо­лар­ның ба­ры­сын да эш­ләр­гә мөм­кин. Би­на ту­лы­сын­ча саф­ка бас­кач, ак­рын-ак­рын үз­ләш­те­рү­гә кү­чәр­без".

Ис­лам үзә­ге шә­һәр тө­зе­ле­ше со­ве­тын 2016 ел­ның де­каб­рен­дә икен­че ом­ты­лыш­тан соң гы­на уз­ган. Ар­хи­тек­тор­лар­ны үзәк­нең ур­на­шу уры­ны һәм тыш­кы кү­ре­не­ше ка­нә­гать­лән­дер­мә­гән. Ди­ни йо­ла би­на­сы баш­ка би­на­лар­дан ае­ры­лып то­рыр­га, ки­бет ши­кел­ле, йорт­лар­ның бе­рен­че ка­тын­да ур­на­шыр­га ти­еш тү­гел ди­гән фи­кер­ләр бел­де­рел­гән. Хә­зер­ге план­да ис­лам те­ма­ти­ка­сы кө­чәй­тел­гән, тыш­кы би­зә­леш­кә мә­чет­ләр­не хә­тер­лә­тү­че де­кор өс­тәл­гән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X