Чаллыда – күчмә утырыш
Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов Чаллыда эшмәкәрлек буенча Советның күчмә утырышын үткәрә. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, прокуратура вәкилләре һәм эшмәкәрләр катнашында узачак әлеге чарада кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралачак.
Чаллы эшмәкәрләренә экспертларның ниләр белән шөгыльләнүләре турында сөйлиячәкләр. Утырыш барышында проблемалы сораулар исемлеге төзеләчәк. Алар 2017-2018 елларда Советның эш программасына кертеләчәк. Утырыш 27 октябрьдә "Open City"ның конференцияләр залында үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев