Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кесә караклары активлашкан

Узган атнада гына да полиция хезмәтенә ике шәһәрдәшебез - 26 яшьлек хатын-кыз һәм 49 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән булган. Икесенең дә җәмәгать транспортында кесә телефоннарын урлаганнар. Ир кеше трамвайда, хатын-кыз бала белән автобуста барган вакытта шундый бәлага дучар булган. Кабул ителгән гаризалар буенча оператив-тикшерү эшләре башланды.

Полиция хезмәткәрләре дә кесә каракларыннан саклану өчен кыйммәтле әйберләрне яхшы ябыла торган кесәләрдә генә сакларга кушалар. Моннан тыш пакет-сумкаларга да һәрчак игътибарлы булу сорала. Иң мөһиме шуны истә тотыгыз: кесә караклары кешеләрнең игътибарсызлыгыннан файдаланып, әйберләрне үзләштерәләр. Шуңа һәрчак уяу булыгыз. Әйбер урлау очракларына юлыкканда, җәмәгать игътибарын җәлеп иттереп кычкырыгыз, каракны куркытыгыз. Бүген сез ярдәм итәрсез, иртәгә сезгә шулай булышырга мөмкиннәр. Кесә кораклары корбаны булганда 02 һәм 112 номерларына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X