Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда киләсе хаҗга әзерлек башланды

Чаллының "Туфан" мәчетендә хаҗ буенча лекция узды. Хаҗ белән кызыксынучылар алдында мөхтәсибәтнең хаҗ буенча җаваплы хезмәткәре Илназ хәзрәт Яхин чыгыш ясады. Ул хаҗ гыйбадәте, аның фазыйләтләре турында бик тәфсилләп сөйләде. Чөнки Илназ хәзрәт хаҗ сорауларында теоретик яктан гына түгел, ә практик яктан да бик әзерлекле хәзрәт. Ул берничә ел олуг...

Чаллының "Туфан" мәчетендә хаҗ буенча лекция узды. Хаҗ белән кызыксынучылар алдында мөхтәсибәтнең хаҗ буенча җаваплы хезмәткәре Илназ хәзрәт Яхин чыгыш ясады. Ул хаҗ гыйбадәте, аның фазыйләтләре турында бик тәфсилләп сөйләде. Чөнки Илназ хәзрәт хаҗ сорауларында теоретик яктан гына түгел, ә практик яктан да бик әзерлекле хәзрәт. Ул берничә ел олуг хаҗда мөхтәсибәтнең хаҗ төркемнәрен җитәкли. Илназ хәзрәт лекция-әңгәмә ахырында хаҗ хөкемнәре, хаҗда дога кылу тәртибе турындагы һәм башка сорауларга җаваплар бирде. Әлеге дәресләрдә утызга якын кеше катнаша.

Шулай ук ноябрь аеннан "Ихлас" мәчетендә укулар оештыру каралган. Алар һәр атна "Ихлас" мәчетендә иртәнге 8 сәгатьтән үтәчәк. Хаҗ дәресләрен башка мәчетләрдә дә уздыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев