Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кәләшләр бәйрәм итте

Тугызынчы ел рәттән Чаллы туташлары һәм ханымнары җыелышып үзенчәлекле бәйрәмне - "Кәләшләр көне"н үткәрделәр. Чара 4 сентябрь көнне үтте. Анда тормышка чыккан кызлар да, кызыл туйга әзерләнүчеләр дә катнашты. Бәйрәмнең темасы һәр елны үзгәреп тора.

Мәсәлән, быел үзәктә урман нимфлары, эльфлар һәм феялар булды. Бәйрәм көне программасында шәһәребезнең иң матур урыннарында фотосессияләр үткәрү, бию флешмобы, Энтузиастлар бульварында парад һәм кичке банкет кергән иде.

Иртәнге унда ясанган-бизәнгән кызларны никахлашу сараеннан лимузиннар алып китте. Алар берсеннән-берсе матур кәләшләрне Чаллының урамнары, бульвар-скверлары буенча йөрттеләр. Җиңү паркында кызлар бию флешмобын ясадылар, Энтузиастлар бульварында парадка чыктылар. Кичен кәләшләр өчен шәһәр кафесында банкет узды.

- Әлеге чара хатын-кызларга туй көнендәге бәхетле мизгелләрне тагын бер кат искә төшереп, күңелле итеп ял итәргә ярдәм итә. Ул туй күлмәген кияр өчен дә бер матур сәбәп тә. Моннан тыш әлеге чара социаль әһәмияткә дә ия. Аның ярдәмендә без гаилә төзү һәм бәхетле ана булу кебек сыйфатларның әһәмиятен ассызыклыйбыз, - дип әйтте аны оештыручылар.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев