Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда клубларны тикшерделәр

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре шәһәр күңел ачу үзәкләрен тикшерделәр. Анда хокук сакчылары наркотик матдәләр таратуны ачыклау белән беррәттән, клубларда ял итүчеләрне дә игътибарсыз калдырмадылар. Рейдлар нәтиҗәсендә 25 кеше медицина тикшерүләренә җибәрелде. Үткәрелгән экспресс-тест 41 яшьлек бер чаллылыда тыелган матдәләр куллануны ачыклады.

Искәртеп китәбез: һәр кеше аноним рәвештә наркотик матдәләр тарату очраклары турында хәбәр итә ала. Моны Татарстан Республикасы буенча эшләүче 8-(843)-291-20-02 номерлы бердәм ышаныч телефонына шалтыратып яки 8-987-290-50-02 телефонына sms-хәбәр җибәрү аша эшләргә була. Яр Чаллыда шалтыратулар (8552) 37-90-09 номерлы ышаныч телефонына кабул итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев