Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда коры фонтан яңартыла

Күпләр яратып өлгергән Тукай яр буенда быел, нишләптер коры фонтан ачылмады, дип яза "Челнинские известия" газетасы. "Ял һәм мәдәният паркы" предприятиесе директоры Рим Сафиуллин әйтүенчә, узган ел корылманың дренаж системасында бераз төзексезлекләр ачыкланган.

Көчле җил вакытында фонтан суы җәяүлеләр юлына агып күлләвекләр хасил иткән. "Профит" оешмасы директоры урынбасары Рубин Бадиков белдерүенчә, шушы көннәрдә предприятие белгечләре әлеге җитешсезлекне төзәтәчәк. Ремонтның кайчан тәмамлануы әлегә билгеле түгел. Шулай да Рубин Бадиков белдерүенчә, быел чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары төрле төсләргә кереп су сибүче әлеге фонтаннардан хозурлана алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев