Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кош гриппы белән зарарлануы мөмкин булган 7 мең йомырканы сатудан алганнар

Чаллының METRO гипермаркетыннан Татарстанның Лаеш районыннан «Деревенька» сәүдә маркалы кош гриппы белән зарарланырга мөмкин булган 7 меңнән артык йомырканы сатудан алганнар. Бу хакта автошәһәрнең дәүләт ветеринар берләшмәсе башлыгы Ирек Нигъмәтуллин сөйләде, дип яза «Челнинские известия».

Алынган продукцияне Лаеш районында юк итәчәкләр. Шәһәрнең башка сәүдә нокталарында Лаеш кошчылык фабрикасының продукциясе сатылмаган. Искәртеп үтик, әлеге кошчылык комплексында май башында кош гриппы вирусы геномы табылды. Моның белән бәйле рәвештә комплекстагы 400 меңнән артык тавык юк ителде.

Моннан тыш, быел «Челны-Бройлер» җәмгыяте шәһәр кешеләренә яшь кош итен сатуны тыйган. Предприятиедә аңлатуларынча, фабрика чебиләрне сатуга чыгарырга әзер булган, әмма республикада кош гриппы табылгач, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе әлеге гамәлне тыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев