Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кыска ялганыш аркасында мәктәпнең бер катында ут беткән, бинага төтен таралган

Кичә Чаллыда аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең бер катында кыска ялганыш аркасында ут беткән, бинага төтен таралган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына мәктәптә янгын чыгу турындагы хәбәр бүген 13.22 сәгатьтә килә. Урынга Чаллы янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре юл тота. Бинаның дүртенче катында урнашкан электр щиты бүлмәсендә кыска ялганыш килеп чыгуы ачыклана. Нәтиҗәдә, бинаның дүртенче катында ут бетә. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, бинадан 35 кеше эвакуацияләнә, шуларның 30ы - балалар. Зыян күрүчеләр юк.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев