Шəhри Чаллы

Чаллыда маршрутка йөртүчене эшеннән алганнар

Чаллыда маршрутка йөртүчесен укучыны елатканы өчен эшеннән алганнар Чаллыда маршрутка йөртүчесен мәктәп укучысының транспорт картасын тәрәзәдән ыргыткан өчен эшеннән алганнар. Бу хакта Чаллының башкарма комитетында хәбәр иттеләр. Бу хакта "Татар-информ" яза. Социаль челтәрләрдә микроавтобус йөртүчесенең 9 яшьлек мәктәп укучысын елату хәленә җиткерүе турында фикер алышу барган. Малай транспорт картасын сузган,...

Чаллыда маршрутка йөртүчесен укучыны елатканы өчен эшеннән алганнар Чаллыда маршрутка йөртүчесен мәктәп укучысының транспорт картасын тәрәзәдән ыргыткан өчен эшеннән алганнар. Бу хакта Чаллының башкарма комитетында хәбәр иттеләр. Бу хакта "Татар-информ" яза. Социаль челтәрләрдә микроавтобус йөртүчесенең 9 яшьлек мәктәп укучысын елату хәленә җиткерүе турында фикер алышу барган. Малай транспорт картасын сузган, анда акча булмаган. Ир бала әйтүенчә, әнисе кичтән акча салган булган. Микроавтобус йөртүчесе балага кычкырып кына калмаган, картасын алып юлга, машина тәгәрмәчләре астына очырган. Ул эшеннән азат ителгән һәм административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аңа клиентлар белән аралашу буенча курслар үтәргә тәкъдим иткәннәр. Ә техника хуҗаларына машина йөртүчеләр белән мондый хәлләр кабат булмасын өчен эш алып барырга күрсәтмә бирелгән. --- Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: